Чаллыда төтен чыккан “Сити Молл” сәүдә үзәгеннән 1200 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чулман проспектындагы комплекста янгын куркынычсызлыгы мониторингы системасы эшли башлаганлыгын хәбәр иткәннәр.
Урынга 56нчы янгын-сүндерү часте килеп җиткән, әмма янган урын булуы ачыкланмаган.
Янгын-сүндерү часте килеп җиткәнче үк комплекстан барлык персоналны һәм кибеттәге халыкны чыгарганнар.
Соңыннан аңлашылганча, түбәдә эшләр барганлыктан вентиляция аша бинага төтен кергән.
Фото: архив ТАСС