«Сагындым, шулкадәр күрәсем килә” дип елаучы абзый видео-хитның серен чишә

-- Лэйсирэ

Бервакыт телефон, интернетларны “елак абзый” видеосы басып алды. Хәтерләсәгез, аның эчтәлеге болайрак иде: “Исән-сау булып, 24ләре генә җитсә ярар иде. Очынып кайтып җитәр идем. Үземнең бертуган сеңелләрем кебек бит сез, барыгызны да күрәсем килә. 20 ел узганга ышанасы килми… Сагындым, сагындым, шулкадәр күрәсем килә сезне”, – дип күз яшьләре түкте ул. Әлеге видеоны күрүчеләрнең башында: “Кем икән бу?” – дигән сорау тумый калмагандыр. Табылды бит ул кеше! Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете – Рәфис Атаказов икән ул!

– Рәфис абый, бу популяр видео ничек туды?

– Видеоны махсус рәвештә ясамадым, интернетка куеп, кешеләр күрсен дигән теләгем дә юк иде. 2017 елда төркемдәш кызлар белән 20 еллык очрашу булырга тиеш иде. Бик көттем аны. 1997 елда Чаллы педагогика университетын тәмамлаган кеше мин. “Ватсап”та төркем ясап, шунда аралаша башладык. 20 ел буе күрмәгән кызлар да бар иде араларында. Сагынуымны аңлатып, кызларга видео яздырып җибәрдем. Бу видео шулкадәр интим әйбер иде. Бик озын иде ул, берсе шуның бер генә кисәген алып, кемнәргәдер җибәргән. Әнә шулай таралган. Үземә дә кызык булды… Бүген дә яратып, сагынып искә алам ул елларны. Авыр еллар булса да, җырлап, биеп, гел сәхнәдә кайнап яшәдек. Каз өмәләре, аулак өйләр, тулай торакта шаярулар дисеңме… Бик асыл кешеләр белән укыдым. Бүген аларның күбесе югары квалификацияле укытучылар, завучлар, мәктәп һәм лицей директорлары, министрлыкта эшләүчеләре бар. Ничек горурланмыйсың инде алар белән!

– Төркемдәшләрегезгә видеоны та­рат­каннары өчен үпкә­ләмәдегез алайса?

– Үпкәләвен үпкәләмәдем. Белгәч, оялу хисе генә булып алды.

– Гаиләгез юк икән. Ялгыз авыр түгелме?

– Дөресен әйтергә кирәк, кеч­ке­нәдән өйләнү теләге булмады миндә. Кул-аякларым бәйләнгәнен яратмыйм, үз көемә яшисем килде. Теләгән вакытта кайтып, теләгән вакытта китеп, теләгән җиргә барып… Берәрсенең өйләнешүе турында ишетсәм дә, “И-и, мескеннәр, яшәп китә алсалар гына ярар иде”, – дип жәлләп куям. Яшьли өйләнгәннәрне аеруча кызганам. Ялгызлык дигәннән, андый уйның кергәне дә юк. Беркеме дә булмаган, ятим кешеләр ялгыз буладыр ул. Минем әле газиз әнием, сеңелләрем, туганнарым исән-сау. Шыгырданда ярты авыл – туганнарым.

Язманы тулысынча «Акчарлак» газетасының 51нче саныннан укырга була.


Фото: скрин

Бәйле