«Ирем вафат булгач, озатырга да килмәделәр…»

-- Лэйсирэ

Чистай шәһәрендә туган кыз булсам да, гомерем «Йолдыз» совхозында үтте. Ирем белән өйләнешеп, 1958нче елда килгән идек монда. Башта барактан бер бүлмә бирделәр, 10 ел шунда яшәдек. Бөтен гомеребезне совхозга багышладык. Ирем белән 58 ел ярым бергә гомер иттек бик әйбәт кеше иде. 2016нчы елда инсульттан китеп барды.

2014нче елда аңа 80 яшь тулган иде. Авыл советыннан килеп котладылар, өстәлләр әзерләп торган идек. Ирем үлгән елны миңа да 80 тулды. Телефоннан шалтыратып, киликме, дип сорадылар. Ирем авырып ята, уңайсыз чак иде, килеп йөрмәгез, дидем. Бер ай да узмады, ирем вафат булды. Шунда аны озатырга да килмәделәр. Бик авыр кичердем моны. Шалтыратып, ник озатышырга килмәдегез, дип сорадым. Үзең килмәскә куштың бит, диделәр. Ирем үлгәч, ник килмәдегез соң, дигәнгә, авыл советы рәисе, мин киңәшмәдә идем, дип җавап бирде. Икенче көнне килеп, кайгыңны уртаклашам, дисә дә күңелем булган булыр иде. Без бит икебез дә 46 ел эшләп пенсиягә чыккан кешеләр. Күршеләремдә яшәүче пенсионерларны килеп, котлап китәләр, бүләкләр бирәләр. Бер мин булганмын икән яратмаганнары, дим. Югыйсә, балачагыбыз да булмады, әти сугыштан кайтмады. Никадәр нужа күреп үстек, яшәдек.

Фәүзия ВАФИНА,

Чистай районы. Безнең гәҗит

Фото: Ислам Ньюс
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий