2019 елда кемнәр эшеннән кыскартылуга дучар булачак?

-- Лэйсирэ

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елда кайсы тармак хезмәткәрләренең эштән кыскартылырга мөмкин икәнлеге хакында сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама ясап хәбәр итә.

Басма министрлыкның хезмәт базарындагы вәзгыять һәм аның үсеш фаразлары турындагы аналитик мәгълүматларына таяна.

«Анда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 12 декабрьдән 12 мартка кадәр кайсы тармак хезмәткәрләренең эшен югалтырга мөмкин икәнлегенә бәя биргән. Министрлыкның фаразлары 12 миллион кеше эшли торган 46 мең оешмада үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнгән», — диелә мәкаләдә.

Сораштырудан күренгәнчә, киләсе елда финанс һәм банк өлкәсендә эшләүче 30,5 мең кеше эшен югалтырга мөмкин. Транспорт өлкәсендә хезмәт куючы 27 меңнән артык кешегә дә шундый куркыныч яный. Өченче урында – электр җиһазлары, исәпләү техникасы җитештерү тармагында эшләүчеләр (16,6 мең кеше).

«Башка тармакларны да исәпкә алганда, 2019 елда барлыгы 230,8 мең кеше эшеннән колак кагарга мөмкин, дип фаразлыйлар Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Аларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яши», — дип искәртә басма.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле