«Гадәттә ир баланы әни, кыз баланы әти кеше якын итә, диләр. Ә безнең гаиләдә бар да киресенчә булды. Әни яратмады димим, әни дә яратты мине. Ләкин әти әнидән дә катырак ярата иде кебек. Әти өчен мин барысы да идем. Ул мине бик иркәләде, һәрчак яклап килде. Без аның белән гел бергә булдык. Шуңа күрә дә мин иркә бала булып үстем. Көннәрдән бер көнне әти китте. Ул үлгәч мин үземне ятим калган кебек хис иттем. Әйтерсең җанымның бер өлешен тартып алдылар. Шуннан соң әнигә тагын да ныграк якынайдым. Хәзер минем өчен әнидән дә кадерлерәк кеше юк бу җир йөзендә», дип сөйли Винарис әнисе турында.
— Казанда әниең белән бергә яшисезме?
— Юк, үзем генә торам. Әнием Яшел Үзән шәһәрендә яши. Хәмдүнә Тимергалиева үз төркемендә эшләргә чакыргач, 2001 елны Казанга күченеп килдем. Әти-әни Пермьдә калдылар. Күп еллар Хәмдүнә апада эшләдем. Пермь — Казан арасы ерак, гел кайтып йөреп булмый. Әти белән әнине озак күрмичә дә тора алмыйм. Шуннан соң 2007 елда алар үзләре Яшел Үзәнгә күченеп киләсе иттеләр.
— Әниең янына еш кайтасыңмы?
— Еш кайтам, сагынам чөнки. Әти-әнине исән чакта кадерләп калырга кирәк. Гомер кыска. Әтине югалтканнан соң шуны аңладым. Буш вакытым булган саен әнием янына ашыгам.
— Ә туган якларыңа?
— Пермьгә сирәк кайтыла. Туганнар, дуслар белән телефон аша аралашып, хәл белешеп торабыз. Әнием яңа ел бәйрәмнәрендә Пермьгә кайтырга җыена. Ак көнләшү белән көнләшәм. Бөтен эшемне ташлап, аның белән туган якларга кайтып китәсем килә. Бәлки шулай итәрмен дә…
— Винарис, син ни өчен ялгыз?
— Чөнки мин ирек яратам.
— Йөргән кызың бармы?
— Бар.
— Ул нинди?
— Бик чиста кеше. Яхшы күңелле һәм акыллы.
— Ә син нинди?
— Тыныч кеше. Миңа тынычлык һәм ирек кирәк. Бигрәк тә эшләгән вакытта.
— Нәрсәне гомердә дә кичерә алмас идең?
— Ялган һәм хыянәтне кичермим.
Винарисның әнисеннән Яңа ел котлавы: