Чаллыда машинада бикләнеп калган алты айлык баланы коткаралар

-- Алина

26 декабрь Чаллы шәһәре үзәгендә чит ил машинасында бикләнеп калган алты айлык малайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә, 26 декабрь 112 бердәм номерына Автокаланың Муса Җәлил проспектында «Пежо» автомобилендә бер сабыйның бикләнеп калуы турында хәбәр килгән. Машина йөртүче ишекне ача алмаган», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре «Пежо» ишеген ачып, сабыйны әнисенә тапшырган. Бала зыян күрмәгән.

 

 

 

 

tatar-inform
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий