«Бик сәер тарих. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк…» [тормыш хәле]

-- Алина

Сезгә сәер бер тарих бәян итәргә булдым әле. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк. Анысы сезнең ихтыяр.

Рамил белән Рамиләнең танышуы сәер генә килеп чыкты. Электричкага билет алмыйча, куян кебек качып йөри торган чаклары. Тикшерә башласалар, бер вагоннан төшәләр дә, икенчесенә керәләр. Чөнки хезмәт хакы түләмиләр. Акчаны әле сыр, әле май белән бирәләр. Билетны сыр белән май биреп алып булмый бит инде! Рамиләнең дә билеты юк. Контролер якынлашуга йөрәге жу итеп китте. Алланың рәхмәте, бер егет аның өчен түләде. Кыз оялып кына рәхмәт әйтте. Алар икесе дә Казанда укыйлар икән бит! Менә шулай танышып китеп алар аерылгысыз дуска әйләнделәр.

Тора-бара мәхәббәтнең дә иң көчлесе кабынды. Исемнәре дә килешеп тора ич! Шактый вакыт аралашып йөргәч, Рамилә Рамилнең авылда күптән очрашып йөргән кызы булуын, аның белән хәзер аерылышуларын белде. Чыбыксыз телефон аркылы теге кызның бик өзгәләнүен дә әйттеләр. Әмма Рамиләнең моңа исе китмәде. Хатыны булмаган ич әле ул! Ташлашсыннар!

Егет белән кыз укып бетереп эшкә урнашты. Озак та үтми, Рамилне армиягә алдылар. Ул ракета гаскәрләренә эләкте. Вакыт аккан су кебек, егет хезмәтен тутырып кайтты. Тик чәчләре коелып баш түбәсе пеләшләнгән, үзе бик тә үзгәргән иде… Аннан ул әти-әнисенә Рамиләгә өйләнәчәген әйтте. Шулай булмыйни, сөйгәне өзелеп көткән ич аны! Хәер, авылдагы кызы да кияүгә чыкмаган. Менә шуңа күрә Рамилнең әнисе карышып та карады, әмма мәхәббәт үзенекен итте. Яшьләр гөрләтеп туй ясады.

Начар да яшәмәделәр, бәхетләреннән күпләр көнләште. Ел арты ел узды, тик Рамилә авырга уза алмады. Моның сәбәбен Рамил белә иде. “Армиядә хезмәт итүнең шаукымы” диде аңа табиблар. Чәчләре дә шуңа коелган икән. “Балалар йортыннан бала алырга кирәк” дигән фикергә килде Рамилә.

Тик Рамилнең бүтән уе бар иде. Сочига билет алып кайтты ул. Купеда өч кеше булдылар. Ир белән хатыннан тыш тагын бер ир. Матур киенгән, бик тә күркәм күренә. Ул ир белән Рамил бер-берсен белгән шикеллерәк сөйләштеләр, тик Рамиләгә сиздермәскә тырыштылар. Ә бервакыт Рамил хатынына: “Мин күптән бу фикергә килдем. Сиңа мин карап торганда менә бу ир белән йокларга туры киләчәк. Безгә бала кирәк. Ичмасам, үзең йөкле булып, үзең тудырырсың” дип, юлдашының ятагына төртеп күрсәтте. Ә Рамилә каушап калды, ни дияргә белмәде, ә аннан карышты, елады…

Әйе, Рамилнең сүзе сүз булды, нәкъ шулай эшләделәр. Рамил хатынын кешегә биреп торганда җанында ниләр майтарылуын, баш миендә ниләр бөтерелгәнен үзе генә белде. Тешләрен кысып түзде, күзләреннән кайнар яшьләр акты. Түзде, чөнки анда бала сөю теләге көчлерәк иде. Хатын ул ир белән өч тапкыр якынлык кылды. Соңрак Рамиләгә шул мәгълүм булды: ир Волгоград шәһәреннән икән. Алар Рамил белән билет алганда танышканнар…

Рамиләнең гаебе булмаса да, аңа ире янында да, чит ир каршында да бик тә читен иде. Ләкин аны Рамил: “Бу хакта син дә, мин генә беләбез, ә бу ир бүтән юлыбызда очрамаячак. Шуңа күрә чит кеше эзләдем дә инде”,  дип юатты. Алар ял итеп кайттылар. Рамилә авырга узган иде. Рамил шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде. Хатынына ни теләсә, шуны алып ашатты, ярдәм итте… Поездда булган хәлне онытырга, бу хакта авыз ачмаска кушты. Рамилә тупырдап торган кыз бала алып кайтты. Ул бик тә әнисенә охшаган! Бүген Рамил белән Рамиләнең гомер көзләренә кереп барышлары. Бик тә бәхетле алар. Рәхәтләнеп бала, онык сөйделәр…

 

Рафилә ФӘТТАХОВА  Акчарлак газетасы


Бәйле