Чаллыда корпоративта булган массакүләм сугышуның видеосы чыкты

-- Алина

Социаль челтәрләрдә Чаллыда корпоративта массакүләм тукмашу видеосы пәйда булды.

Кадрларда ир-атлар арасында тавыш чыгуы һәм алар сугыша башлаулары күренә. Аларга хатые-кызлар да кушылган. Бәйрәм чарасын алып баручы кунакларны тынычландырырга тырышып карый. Кунакларның берсе полиция чакырырга тәкъдим итә.

Социаль челтәрдән кулланучылар тукмашу «Грильбург» кафесында булуын, анда берьюлы берничә компания ял иткәнлеген хәбәр итә. Компанияләрнең берсе «Автостекла» булган.

 

 

 

 

tatar-inform
Фото: Видеодан скриншот
Видео: Татар-информ ютуб каналы

Бәйле