«Кабер ташындагы язуны укыйм. Әстәгъфируллаһ! Ничек итеп язганнар»

-- Лэйсирэ

Җир йөзе Аллаһ Тәгаләнең барлыгын дәлилли торган галәмәтләр белән тулы. Акылын эшкә җиккән кеше күзгә күренә торган һәр нәрсәдә Раббыбызның чиксез кодрәтен һәм хикмәтен күрә ала. Халкыбызның зур галиме Ризаэддин Фәхреддин «Җәвамигулъ-кәрим шәрхе» китабында әйткән: «Күңеле пакъ кеше һәрбер мәхлукны Аллаһ Тәгаләнең әсәре һәм һәрбер агач вә үлән яфрагын Аллаһ сүзе язылган кәгазь дип белер». Аллаһ Тәгалә безгә җир өстендә йөрергә һәм Үзенең галәмәтләренә игътибар итәргә, алардан гыйбрәт алырга һәм уйланырга чакыра.

Зират – кешеләргә зур гыйбрәт бирә торган урыннарның берсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә зиратларга барган һәм сәхабәләргә дә барырга, бу дөньяның вакытлы гына икәнлеге турында уйланырга кушкан: «Ләззәтләрне өзә торган үлемне ешрак искә төшерегез». Ул, каберләр янына килеп, иман белән вафат булган кешеләр өчен ярлыкау сорап дога кылган. Хатыны Гаишәнең (р.г.) искә алуынча, бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) төнлә Әл-Бәкый зиратына бара, шуннан кайткач Гаишәгә (р.г.) әйтә: «Җәбраил (г.с.) килде һәм Аллаһ Раббымның миңа Әл-Бәкый зиратына барып, андагы кабер ияләренә атап дога кылырга кушканын әйтте».

Зиратларга бер төрле күңел белән керәсең, икенче төрле күңел белән чыгасың. Каберләр яныннан үткәндә, күзең язулы ташларга төшә. Кабер ияләренең исемнәрен, туган-үлгән елларын укып, ирексездән хәйран каласың: аларның күпмесе яшьли үлгән?! Араларында синең иптәшләрең, дусларың да юк түгел. Алар кайчан гына әле синең белән сәламләшеп, сөйләшеп, шаярышып яши, төрле планнар кора иделәр. Кайберләре: «Пенсиягә чыккач аракы эчүне ташлыйм, намазга басам, мәчеткә йөрим, Аллаһ Тәгалә кушканча яши башлыйм», – дип әйтә иде. Ни үкенеч – соңга калганнар! Аллаһ аларны инде Үз хозурына чакырып алган.

Кабер ияләренең исемнәрен укыганда шуңа игътибар итәсең: яшь кешеләрнең исемнәре «заманча» – Рамил, Фәнил, Илдар, Илнур, Илнар… ише булган. Ярыйсы гына матур исемнәр, ләкин аларның күбесен кабер ташларына хата белән – «л» хәрефе артыннан нечкәлек билгесе «ь» куеп язганнар. «Ә» хәрефе урынына «а» хәрефе куеп язылган исемнәр дә шактый. Әлбәттә, күңелле күренеш түгел. Ләкин моңа хәзер гаҗәпләнәсе юк. Күпләрнең кумирлары булган артистларның исемнәре реклама такталарында, хәтта «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы экранында да еш кына шулай язылгач, гади авыл кешеләреннән артыгын көтеп булмый инде. Телебезнең урыслашып баруына тагын бер кечкенә генә дәлил бу.

Элекке бабайларыбызның кабер ташларындагы исемнәре барысы да диярлек Аллаһ исеме, Аның дине белән бәйле, күркәм мәгънәле. Мәсәлән: Габдулла (Аллаһ колы), Хәбибулла (Аллаһның дусты), Шәйхелислам (исламда алдан баручы), Хәбибрахман (Мәрхәмәтленең сөеклесе), Насретдин (диннең җиңүе), Шәмсетдин (дин кояшы) һ. б. Халкыбыз ул заманда ислам шәригате буенча яшәргә, Аллаһның ризалыгына ирешергә тырышкан, хәтта балаларга исем кушканда да Аллаһ Тәгаләгә якынрак булуны кайгырткан. Бу яхшы гадәт Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килә. Ул яңа туган балаларга күркәм исемнәр кушкан, сәхабәләрнең ямьсез мәгънәле исемнәрен матур мәгънәле исемнәргә алыштыра торган булган.

…Авылыбыз зиратына кереп, иман белән вафат булган кабер ияләренә сәлам бирәм, Аллаһ Тәгаләдән безнең гөнаһларыбызны да, аларның гөнаһларын да гафу итүен сорыйм. Кабер ташларына карый-карый эчкәрәк үтәм. Менә Заһретдин абзыйның кабере. Исеменең татарча мәгънәсе – «дингә ярдәм итүче». Ул озак еллар тимерче булып эшләде, авыл халкына, колхозга тырышып хезмәт итте. Дин тотарга ярамаган чорда булдыра алган кадәр мулла вазифасын да башкарды. Раббыбыз аның гөнаһ-хаталарын гафу итсә иде. Тагы да алгарак узгач, шушы Заһретдин абзыйның улы Мансурның кабере янына килеп җитәм, ташындагы язуны укыйм. Әстәгъфируллаһ! Ничек итеп язганнар: «Зохртинов Мансур Зохрутин улы». Нинди матур исемне коточкыч бозганнар, күркәм мәгънәле исемне мәгънәсезгә әйләндергәннәр! Мөселманлыкның гына түгел, татарлыкның да әсәре калмаган. Заһретдин абзый үзе бу язуны күрсә, мөгаен, бик рәнҗер иде.

Әлеге кабер ташына озак кына аптырап карап торганнан соң, алга таба атлыйм. Заһретдин исеменә бәйле тагын бер кабергә юлыгам. Монысы инде бүтән гаилә әһеле, ләкин Заһретдин исемен дә, башкасын да мондагы кабер ташына шулай ук бозып язганнар: «Загурдинова Райса Галиевна». Кабер иясенең исеме дә, «отчествосы» да бу гаиләнең шулай ук урыслашкан булуын дәлилли.

Шулай итеп, милләтебезнең урыслаша баруы зиратта да ачык күренә. Алай гына да түгел, мондагы язулар аша балаларның үз әти-әниләренә хөрмәт дәрәҗәсе дә беленә. Вафат булган якыннарыбызны җирләгәннән соң, аларның исем-фамилияләрен бозып язудан саклансак, аларны рәнҗетмәсәк иде. Татар исемнәренең дөрес язылышын белергә тырышыйк, паспортларыннан күчереп язу белән генә канәгатьләнмик. Ул паспортларны татар исемнәрен белми һәм белергә дә теләми торган урыс кешеләре зур хаталар белән язган булырга мөмкин.

Кызганыч, зиратлардагы каберләр Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтенә, ислам диненә туры килә, дип әйтеп булмый. Кыйммәтле граниттан ясалган бик зур кабер ташлары, аларга төшерелгән фоторәсемнәр, шигырьләр һәм башка сүзләр, төрле бизәкләр, кабер өстенә җәелгән таш плитәләр, яңа каберләргә элеп куелган веноклар, матәм тасмалары – болар барысы да христианнар күмелгән каберләрне хәтерләтә, фәкать тәреләре генә юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дин мәсьәләләрендә башка дин әһелләренә иярүдән, ислам динен бозудан сакланырга кушкан. Димәк, безгә дә бу кирәкмәс атрибутлардан арынырга кирәк. Андый әйберләрдән кабер ияләренә бернинди файда да юк. Аларның җаннары хәзер башка дөньяда, барзах тормышында яшиләр. Анда исә бөтенләй башка кыйммәтләр. Вафат булган ата-бабаларыбызның каберләрен шулай кыландырып бетергәнебез өчен без дә, алар да җавап бирәчәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Мине үзегездән дә артык яратмасагыз, иманыгыз камил булмас». Пәйгамбәрне (с.г.в.) ярату ул – беренче чиратта аның сөннәтенә иярү. Ә сөннәттә югарыда искә алынган әйберләр дә, каберләргә чардуган кую да, агач-куак утырту да юк. Элекке заманда татар зиратларының коймалары булмаган, шуңа күрә бабаларыбыз, хайваннар таптамасын дип, кабергә бура сыман нәрсә корганнар. Хәзерге зиратлар нык коймалар белән әйләндереп алынган. Димәк, чардуган куюдан туктарга, сөннәткә кайтырга кирәк. Кешеләр башта чардуган куялар, аннары шул чардуган эченә кереп, кабергә басып – гөнаһ кылып, рәшәткәсен буйыйлар. Зиратта кабер ташларыннан башка һәрбер нәрсә артык, исраф итү хөкемендә. Аллаһ Тәгалә исраф итүчеләрне яратмый.

Соңгы елларда авылларда кешеләр, интегә-интегә, зиратларда кайчандыр утыртылган юан-юан агачларны кисеп, бик авыр эш эшләргә мәҗбүр. Ул агачлар нигә утыртылганын хәзер беркем дә әйтә алмый. Аларның һич кирәк түгеллеге хәзер инде яхшы аңлашылды. Ләкин кардәшләребез гадәт буенча яңа каберләргә агач утыртуларын барыбер дәвам итәләр. Әйдәгез, зиратта агачлар утыртудан туктыйк, киләчәк буыннарга проблемалар ясамыйк инде!

Дин кардәшләребез зиратка һәм каберләргә кагылышлы сораулар белән еш кына «Безнең Гәҗит»кә мөрәҗәгать итәләр. Мин аларга Идрис хәзрәт Галәветдиннең «Мөселман зиратлары» дигән китабын табып укырга тәкъдим итәм. Анда бөтен сорауларга да диярлек җаваплар бирелгән. Мөселман зиратының нинди булырга тиешлеге аңлатылган. Китап тышлыгының эчке ягында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның мондый сүзләре язылган: «Аллаһның рәхмәте белән Идрис хәзрәтнең бу зур хезмәте белән танышып чыгарга насыйп булды. Бик вакытлы, бик кирәкле хезмәт. Бик канәгать калдым».

Зиратларда һәм башка җирләрдә кылган гамәлләребез Аллаһ Тәгалә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, үлгәннәр дә, тереләр дә канәгать калырлык булсын иде.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Безнең гәҗит

Бәйле