Вертолет һәлакәтендә дүрт кеше үлә [видео]

-- Алина

30 декабрь иртән Бурятиядә һәлакәткә тарыган вертолетта дүрт кеше үлгән. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия тикшерү комитетының Көнчыгыш Себер транспорт тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, авиация һәлакәте вакытында вертолетта булган дүрт кеше үлгән”, — дигәннәр матбугат хезмәтендә. Аларның шәхесе ачыклана. Вертолет шартлавы нәтиҗәсендә җинаять эше ачылган.

Улан-Удэда һәлакәткә тарыган AgustaWestland AW119 Koala вертолеты шәхси очыш ясаган булган, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларында.

Урында тикшерүчеләр эшли. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

 

 

tatar-inform

Бәйле