Татарстанда трассада сыерлар төялгән машина каплана. Видеосы бар

-- Лэйсирэ

Татарстанда М7 трассасында сыерлар төялгән йөк машинасы ян кырына ауган. «Татар-информ» агентлыгында авария урыннан видео барлыкка килде.

Казан янында Осиново бистәсеннән ерак түгел урында йөк машинасы ян кырына ауган. Аның арбасында сыерлар булган.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, арбада ике сыер бар. Алар имгәнмәгән. Хайваннар хуҗа кеше килеп җиткәнен тыныч кына көтеп басып тора.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий