Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның Инстаграм архивыннан бик күптәнге бер видеоязма эзләп таптык. Анда ул яңа төр ысул кулланып пилмән ясау рецепты белән уртаклаша. «Бер көнне миңа бер видео жибәрделәр. Бер апа мактый-мактый пилмән бөгүнең яңа ысулын күрсәтте. Миңа кызык булып китте. Эшләп карарга булдым. Нюанслары булса да, уңайлы ысул булып чыкты», дип яза җырчы.
Видеосы әллә кайчангы булса да, эчтәлеге бүген дә, аеруча Яңа ел бәйрәмнәрендә һаман да бик кызыклы. Бәлки берәрегез шушы ысул белән пилмән ясап якыннарыгызны сыйлап карарсыз.