2018нче елның иң популяр машиналары билгеле

-- Гузель

Рәсәйдә иң күп сатылучы булып KIA машиналары табылган, дип хәбәр итә РИА Новости. 2018 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр KIA 168 меңнән артык автомобиль саткан.

Икенче урында, 123 мең данә сатып, Hyindai машиналары. Өченчедә Toyota (90 мең берәмлек саткан).

Иң популяр автомобильләр унлыгына Volkswagen, Nissan, Skoda, Mitsubishi, Renault, BMW һәм Mercedes-Benz кергән. 2018нче елның 11 аенда рәсәйлеләр автомат трансмиссияле 849 мең яңа җиңел автомобиль сатып алган, бу барлык базарның 56% ын тәшкил иткән.

 

Фото https://ria.ru/ сайтыннан алынды

Бәйле