Татарстанда бер кыз «ватрушка»да таудан шуганда тимер конструкциягә бәрелә [видео]

-- Алина

1 гыйнварда Әлмәттә «Снежинка» ял базасы территориясендә бер кыз «ватрушка»да таудан шуганда тимер конструкциягә бәрелгән. Әлеге мизгел видеокамерага эләккән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

1 гыйнварда 15.10 сәгатьтә 23 яшьлек кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында «Татнефть» ГАҖ медсанчастенә алып килделәр, дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Зыян күрүченең оча һәм кулбаш сөякләре сынган. Аңа операция ясаганнар. Хәзер ул реанимациядә ята. Табиблар кызның хәлен уртача дип бәяли», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

 

 

 

 

Чыганак һәм видео: tatar-inform

Бәйле