Казанда янгында биш яшьлек кыз һәм бер яшьлек малай төтен белән агулана

-- Алина

Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгында биш яшьлек кыз һәм бер яшьлек малай төтен белән агуланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фатыйх Әмирхан проспектындагы 37нче йорт фатирларының берсендә 0,5 квадрат метр мәйданда җиһаз янган.

Балаларны исле газдан агулану билгеләре белән Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар.

Беренчел мәгълүматлар нигезендә, янгын электр җиһазын дөрес кулланмаудан килеп чыккан.

 

 

 

tatar-inform

Бәйле