Россиядә балаларга циркларга баруны тыймакчылар?

-- Алина

Россиядә 18 яше тулмаган балаларга циркка баруны тыярга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллаган Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петровка сылтама белән RT хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, дөньяда хайваннар һәм кыргый җәнлекләр белән эш итүдә гуманизация бара. Ә Россиядә циркта хайваннарга карата дәвам иткән каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин, дип өстәгән Петров.

“Шунлыктан күңел ачу циркларына дәүләт ярдәмен шактый киметүне һәм бу өлкәдә дәүләт концепциясен яңадан каравыгызны сорыйм”, — диелгән мөрәҗәгатьтә.

 

 

 

 

 

tatar-inform
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий