Татарстанда пассажир автобусы әйләнеп каплана [фото]

-- Лэйсирэ

«Байрак» газетасы хәбәр итүенчә, Татарстанның Буа районында 15 кешелек пассажир автобусы кюветка әйләнеп капланган. Коткаручыларга хәбәр 5 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта килеп ирешкән. Кировтан Самарага юл тоткан «Пежо» микроавтобусы һәлакәткә тарый.

Авария Казан — Ульяновск федераль трассасында, Татар Биморзасы авылы янында була. 1985 елда туган автобус йөртүчесе идарәне югалта һәм кюветка төшә. Зыян күрүчеләр юк, автобусны буксир белән алып киткәннәр диелә хәбәрдә.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий