Казанда шәхси йортларны талап йөргән өч ир-атны тоткарлыйлар

-- Алина

Казанда полиция хезмәткәрләре йортларны талап йөргән өч ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әле күптән түгел, 2018 елның 20 декабрендә Вознесение бистәсендә яшәүчеләрдән йортларыннан акча һәм кыйммәтле әйберләр урлануы турында ике гариза язылган.

Бистә территориясен тикшергәндә полиция биредә билгесез затларның тагын ике йортка керүен, әмма анда берни дә урламауларын ачыклаган. Барлык очракта да алар йорт эченә тәрәзәдән кергән булган.

Әлеге фактлар буенча фатир талау һәм таларга омтылу маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу законсыз гамәлләрдә шикләнелгән затлар М7 федераль трассасы буенда урнашкан кунакханәдә тоткарлаган. Өчесе дә чит ил кешеләре — 25, 34 һәм 36 яшьлек ир-атлар. Алар шәхси йортларны талау белән шөгыльләнгән. Китерелгән зыян 250 мең сумны тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта шикләнелгән затлар кулга алынган һәм тикшерү изоляторына ябылган.

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле