Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар

-- Алина

Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

39 яшьлек инвалид ир-ат 5 гыйнварда югалган булган. Кукмара полицейскийлары һәм волонтерлар Шәмәрдән вокзалыннан Вахитов авылына кадәр 20 чакрым араны тикшергән, әмма ир-ат табылмаган.

Икенче көнне эзләүчеләргә 4нче зона янгын-сүндерү коткаручылары кушылган. Эзләү төркеме Тарлау, Янил, Вахитов, Чура, Түбән Шәмәрдән авылларын әйләнгән. Ул көнне дә уңай нәтиҗә булмаган.

Югалган ир-атны Ядегәр һәм Түбән Шәмәрдән бистәләре арасындагы урманлыктан табып алганнар. Ул агачка сөялгән килеш карда утырган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле