Вадим Захаров концертына закон бозып керү очрагын белгәч гаҗәпкә кала [видео]

-- Гузель

//Tatar-today//

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Яңа ел бәйрәмнәрендә концертлар куеп йөргән акчалардан 9 гыйнвар бензин салырга кергәч, бер купюра ялган булганлыгы ачыкланган.


“Ни көлергә, ни еларга белмәдем, җәмәгать. Ул купюра тамашачылар билет сатып алган акчадан иде. Бу акча белән билет алып кергән кеше нинди йөзе белән концерт карап утырды икән дә, нинди күңеле белән шулай эшләде икән? Моның ахыры ничек беткәнен бу кассир кыз белән икәү генә беләбез. Әзрәк кенә мәгънәлерәк булыйк әле?”, ди Вадим Захаров.

 

Бәйле