Кәгазь хезмәт кенәгәләренең ничәнче елдан бетәчәге әйтелде

-- Гузель

//Татар тудей//

2020 елдан хезмәт кенәгәләрен электрон рәвештә саклау планлаштырыла. Бу хакта Русия Хезмәт министры Максим Топилин «Российская газета» басмасы өчен биргән интервьюсында белдерде, дип хәбәр итә KazanFirst.

Шулай ук ул эш бирүче тарафыннан Пенсия фондына тапшырыла торган барлык мәгълүматлар электрон рәвештә сакланачагын билгеләп үтте. Бу төрендә барлык мәгълүмат ышанычлы булачак, дип ышандырды Топилин.

«Аның базасы законнар таләп иткәнчә ышанычлы якланган. Электрон хезмәт кенәгәләрен гамәлгә кертү буенча без социаль партнерлар белән ел башында бөтен позицияләрен диярлек килештердек», — дип белдерде ул.

 

Kazan First
фото: spmag.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий