- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Путиннан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Черемехово шәһәрендә яшәүче өч яшьлек Владислав Шестаков вафат булган. Яман шеш белән авыручы бала турында Россия Президенты Владимир Путинга узган елның декабрендә узган зур матбугат конференциясендә сөйләгәннәр иде. Бала пәнҗешәмбегә каршы төндә хастаханәдә җан биргән. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Иркутск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.
Матбугат конференциясе вакытында Путиннан Владислав Шестаковны дәвалау урынына алып баручы өчен ярдәм сораганнар иде. Табиблар баланы күчереп йөртергә ярамый дип исәпләгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле сүзләренчә, пәнҗешәмбегә каршы төндә малайның хәле кисәк кенә начарланган һәм ул үлгән.
Фото: pixabay.com