Татарстанда бер хатын мунчада янып үлә

-- Люция

Аксубай районының Кече Акташ авылында фаҗига була. Мунча миче дөрес эшләми һәм янгын чыга. Шунда бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Мунчада янгын чыгу турында хәбәр кичә 6.10 сәгатьтә 112 номерына килгән.

Урынга барган янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Мунча хәрабәләрен актарганда, 50 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Янгын 15 квадрат метр мәйданда булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига мичне төзелешен һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий