Бер кыз бер айда Камал театрына 45 мең сумлык билет ала

-- Люция

Камал театры «Ай тамашачысы» бәйгесенең декабрь аендагы җиңүчесен билгеләде. Бу турыда театрның сайтында хәбәр ителә.

1 сентябрьдән башлап Камал театрында «Ай тамашачысы» конкурсы игълан ителде. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итә. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20%ы күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.

«Сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган декабрь тамашачысы — Миләүшә Котбиева. Ул барысы 45 000 сумга билетлар алган», дип яза театрның матбугат хезмәте.

Фото: kamalteatr.ru

Бәйле