«Яраткан кешем исерек, карт хатын белән яшәгән булып чыкты»

-- Алина

Мәктәптә чибәрлегем, чаялыгым белән башка кызлардан әллә ни аерылып тормадым мин. Тыныч, оялчан, кечкенә, ябык кына кыз идем. Бөтен белгәнем китап уку, дәрес хәзерләү булды. Мин иртән мәктәпкә килеп, класска аяк басуга, өй эшләрен күчереп алырга дип, ялкау малайлар чиратка тезеләләр иде. Бер малай – сугыш чукмары, икеле капчыгы кайсыдыр ягы белән миңа сөйкемле иде. Сигезенчедә укыганда мин аңа гашыйк булдым. Аның зәңгәр күзләренә карасам, коелып төшә идем. Яратуымны сизә күрмәсен дип, аның яныннан тизрәк китәргә ашыга идем.

Төннәрен йолдызларга карап, аңа атап әллә никадәр шигырь яздым. Иптәш кызларым белән кич клубка чыга идек. Егетләр “вечер”дан соң безне озата кайталар. Ә минем күңелдә теге зәңгәр күзле сабакташ кына. Аңа мәхәббәтем көннән-көн көчәя бара. Бер кешене дә якын китерәсем килми. Серемне башкаларга белгертергә дә теләмим: сөйләсәм, кычкырып көләрләр кебек. “Анасына карап – кызын, атасына карап улын коч” дигәннәр. Авылда ул егетнең әти- әнисенә хөрмәт зур түгел иде. Әллә нинди сәерлекләре белән авыл халкыннан аерылып торалар иде алар. Ләкин, нишләтим, яраттым бит шуларның малайларын. Аның өчен әллә ниләр эшләргә әзер идем. Еллар уза торды, сабакташ минем якка борылып та карамады. Мәктәпне тәмамлагач, төрлебез төрле якка таралыштык. Ә зәңгәр күзле егет күңелемнән китмәде. Әле очрашырбыз, бергә булырбыз кебек тоела иде. Язмыш дигәнең мин уйлаганча барып чыкмады. Мине Себер якларына эшкә җибәрделәр. Булачак ирем белән шунда таныштым. Гаилә мәшәкатьләре белән яши башладым. Иремне яраттым. Шулай бервакыт иптәш кызымнан хат алдым. Сабакташлар җыелырга уйлаганнар икән. Иремне, баламны ияртеп, җәйге ялга кайтып киттем. Мәктәпне тәмамлаганга ун елга якын вакыт узган иде инде. Барысын да күрәсе, сөйләшәсе килде. Очрашу бәйрәмебез башта мәктәптә, аннары табигать кочагында дәвам итте. Сабакташларның берсе дә хатынын, ирен ияртеп килмәгәч, мин дә ялгызым гына бардым. Менә шунда аңлаштым инде беренче җавапсыз мәхәббәтем белән. Әллә чынлап, әллә юри генә әйтүе булды: имеш, ул да мине күптәннән яратып йөргән. Хәзер гаиләсе, балалары бар. Күңелдә үкенеч, аны яратып яшәгән еллар яңарды. Себергә киткәч, тагын шул зәңгәр күзле егетемне сагынып яши башладым. Җүләрлегем өчен үз-үземне сүгәм, ләкин йөрәк тыңламый…

Инде туган якларга кайтып яши башлавыма да шактый еллар узды. Язмыш сабакташ егет белән очраштыргалап торды. Чыннан да, үлеп яратканмын икән мин аны. Өметләнеп, көтеп яшәү миңа көч бирә иде. “Әйдә, бергә булыйк!” – дисә, аның белән бүген чыгып китәргә әзер идем. Ләкин гомер көзләренә кергәндә мин аның тормышта әллә ни майтара алмаганын белдем. Гомере буе “кәҗүнни” өйдә яшәгән, әле күптән түгел генә хатыны ташлап киткән. Үзе исерек, үзе карт хатын белән яшәгәнен белгәч, бөтенләй өнсез калдым. Ничә еллар кемгә табынып яшәгәнмен бит! Буш хыяллар алдаганнар мине. Сөю, мәхәббәт дигәнең юк икән бит ул. Аны кемдер матур итеп уйлап кына чыгарган. Хәзер мин шул фикердә.

 

 

 

 

 

Татарстан яшьләре

Бәйле