Укучыларга өйдән мәктәпкә ризык алып килүне тыймакчылар

-- Гузель

//Татар тудей//

10 гыйнварда Русиядә балаларны тукландыруны оештыру буенча санитар таләпләрдән торган карар тәкъдим ителде. Бу документ норматив-хокукый актлар сайтында бастырып чыгарылды.

Яңа кагыйдәләр буенча, укучыларга мәктәпкә әзерләнгән ризык алып килү тыела. Хроник авырулары, азык-төлеккә аллергиясе булучыларның туклануын медицина хезмәткәре күзәтергә тиеш була.

Ашханәләрдә кислород коктейльләре дә барлыкка киләчәк. Аларны табиб билгеләве буенча алырга һәм медицина хезмәткәре янында гына кулланырга мөмкин булачак.

Әлеге кагыйдәләр мәктәп ашханәләрендә кизү торуны да көйли. Монда 12 яшьтән өлкәнрәк укучылар катнашып, табынга савыт-саба гына куя алачак. Балаларга ашарга әзерләргә, яшелчә чистартырга, әзер ризыклар таратырга, икмәк кисәргә һәм җыештырырга ярамаячак.

 

regulation.gov.ru
фото: https://ria.ru/

 

Бәйле