Чаллыда машина йөртүче өлкән яшьтәге җәяүлегә ташлана [видео]

-- Алина

Чаллының ЮХИДИ идарәсе өлкән яшьтәге җәяүлегә кул күтәргән машина йөртүчене җаваплылыкка тарткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә социаль челтәрләрдә искитәрлек очрак сурәтләнгән видео дөнья күргән иде. Машина йөртүче башта җәяүлеләр кичүендә өлкән яшьтәге ир-атны аздан гына бәрдерми кала, шуннан соң, машинасыннан чыгып, аның йөзенә йодрык белән суга.

ЮХИДИ хезмәткәрләре «сюжет герое»ның эзенә бик тиз төшә. Ул Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ир-ат булып чыга. Ир-атны инспекциягә алып килеп, аңа карата җәяүлегә юл бирмәгән, шулай ук башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык итеп юлда туктап торган өчен беркетмәләр төзиләр.

 

 

Чыганак һәм видео: tatar-inform

Бәйле