Русия банклары ипотека процентларын арттыра башлады

-- Гузель

Ставкаларны яңадан карау турында Сбербанк, ВТБ, «Открытие» һәм Газпромбанк хәбәр итте, дип яза Mailновости

15 гыйнвардан Сбербанк ипотека буенча ставкаларны 1-1,2 процент пунктына арттырырга планлаштыра. Бу хакта банк бүлегендә ТАСС корреспондентына хәбәр иткәннәр. Банк вәкиле билгеләп үткәнчә, ипотека буенча беренчел кертем 20% тан кимрәк булган кешеләр өчен ставка өстәмә рәвештә тагын 0,2% ка артачак.

ВТБ үз чиратында 1 гыйнвардан ипотека буенча ставкаларны 0,6 процент пунктына инде арттырып куйган. Күчемсез милек иминиятләштерелән очракта, банкның стандарт ипотека ставксы 10,1% тәшкил итә. Моннан тыш, беренче кертем  20%тан кимрәк булса, кредит проценты 0,5% ка арта. (Ана капиталы акчаларын кулланып яки «хәрби ипотека» программасы кысаларында бирелгән кредитларга кагылмый). Шул ук вакытта банкта ставкалар ни сәбәпле артуын ачыкламаганнар.

«Базар тенденцияләрен күзәтеп, «Открытие» банкы шулай ук якын арада ипотека программалары буенча ставкаларын арттыруны ниятли. Ставкалар үсеше якынча 0,25 процент пунктын тәшкил итәчәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Газпромбанк матбугат хезмәте хәбәр итүенчә ,»ипотека ставкаларын арттыру планлаштырыла, әмма төгәл карар әле кабул ителмәгән».

 

https://news.mail.ru/

Бәйле