Ольга Бузова һәм Егор Крид Евровидениега дәгъва итүчеләр исемлегенә эләккән

-- Гузель

2019 елның гыйнвар уртасында «Россия 1» телеканалы Евровидениеда ил данын яклаячак артист исемен  атарга тиеш. Шул ук вакытта Россия янә ачык милли сайлап алудан баш тартты, дип хәбәр итә SUPER басмасы мәгълүматына таянып, Kazan First.

Быел халыкара эстрада җыры конкурсында катнашу өчен дәгъва итүчеләрнең исемлеген белә алдык. Бу исемлеккә Сергей Лазарев, Ольга Бузова, Александр Панайотов, Manizha, Егор Крид, Лена Темникова, шулай ук Филипп Киркоров кергән.

Быел Евровидение 14-18 майда Израильдә үзагак.

Израиль халыкара җыр конкурсын кабул итү хокукын «Евровидение-2018» дә «Уенчык» җыры белән җиңгән Нетта Барзилай аркасында алды.

 

https://kazanfirst.ru/
фото: https://news-and-life.com/

Бәйле