Уфада нефть эшкәртү заводында янгын чыга

-- Алина

Коткаручылар Уфа нефть эшкәртү заводы биналарының берсендә чыккан янгынны сүндергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Якшәмбе көнне иртән Уфаның электр җиһазлары урнаштырылган нефть эшкәртү заводы биналарының берсендә янгын чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил иткән.

«Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк», — дип хәбәр иткән “РИА Новости”га Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

 

 

 

 

Фото mchs.gov.ru сайтыннан алынды
Чыганак:Татар- информ

Бәйле