Фирдүс Тямаев Кариев театрына хәйрия спектакле өчен акча биргән

-- Гузель

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган. Бу хакта Татар информ театрның матбугат хезмәте хәбәренә нигезләнеп яза

«Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп, аларга спектакль күрсәттек», — ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова. Ул хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә. «Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде», — ди директор.

Театр балаларга «Бүре белән кәҗә» әкиятен тәкъдим иткән.

https://tatar-inform.tatar/

Бәйле