Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә ресторанда шеф-повар булуып эшләүче Сәлим Таваров вафат булган. Шәһәрдә билгеле шеф-повар Коммунистлар урамындагы ресторанның аш бүлмәсе белән идарә иткән.
Декабрьдә Сәлим Таваров тешен алдыра. Шуннан соң хәле начарлана. 1 гыйнварда Сәлим хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аның каны оемый башлый. Моның сәбәбе – лейкоз авыруы була. Аны ясалма комага кертәләр.
11 гыйнварда 28 яшьлек Сәлим Таваров хастаханәдә җан бирә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.
Фото: pixabay.com
–
–

