Ростов өлкәсендә торак йорт шартлый [видео]

-- Люция

Ростов өлкәсендәге Шахты шәһәрендә торак йортның ике каты ишелеп төшкән. Тугыз катлы йортның тугызынчы катында газ шартлаган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Фаҗига иртән-иртүк Хабаров урамындагы 16 нчы йортта була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алты кеше имгәнә, бер кеше һәлак була. Бу турыда «Российская газета» яза.

Сигезенче һәм тугызынчы катлардагы дүрт фатир җимерелгән. Йорттан 140 кешене эвакуацияләгәннәр. Ике яшьлек бала һәм аның анасы хәрабәләр астында калган. Аларны коткарганнар.

Фаҗига урынына губернаторы Василий Голубей килгән.

Соңрак билгеле булганча, фаҗигадә җиде кешен коткарганнар, алар арасында бала да бар. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, йортта көнкүреш газы шартлавы төгәл билгеле.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, якында башка йортлар булмаган, юллар буш булган. Бу вакытта кешеләр әле йоклаган.

Фото: http://61.mchs.gov.ru

Бәйле