Танылган шеф-повар, теш алдырганнан соң, үлгән

-- Люция

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә ресторанда шеф-повар булуып эшләүче Сәлим Таваров вафат булган. Шәһәрдә билгеле шеф-повар Коммунистлар урамындагы ресторанның аш бүлмәсе белән идарә иткән.

Декабрьдә Сәлим Таваров тешен алдыра. Шуннан соң хәле начарлана. 1 гыйнварда Сәлим хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аның каны оемый башлый. Моның сәбәбе — лейкоз авыруы була. Аны ясалма комага кертәләр.

11 гыйнварда 28 яшьлек Сәлим Таваров хастаханәдә җан бирә, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Фото: pixabay.com

Бәйле