Чаллыда яшәүче Резеда белән Ринат Аптеевлар нарасыйларын бик көтеп ала. Тик, ни кызганыч, алты айга кадәр сау-сәламәт булган сабыйның кинәт авырый башлавы аларның тормышының астын өскә китерә.
– Без моны прививкадан гына күрәбез. Алты ай тулгач, тиешле уколны салдырырга бардык. Шуннан соң кызымның хәле начарланып китте. Баштарак, бәлки, рәтләнеп китәр дип тә көттек. Тик өметләр акланмады. Кызыбыз үрмәләп китәр дип хыялландык. Башка яшьтәшләре тәпи дә китте, ә кызыбыз һаман бер килеш торды. Ул чактагы борчылуларымны аңлатып бетереп булмый. Бик авыр иде. Нишләтергә дә белмәдек. Безне төрлечә юаттылар. Кайберәүләр, әле тагын балагыз булыр, дип тә әйтте хәтта. Тик безгә кызыбызның сау-сәламәт булуы кирәк! – дип сөйли Резеда. – Кызымны күрсәтмәгән табиб калмады. Невропатолог безгә массаж һәм башка дәвалау курслары билгеләде. Табиб кушканнарның барысын да үтәдек, ләкин алга китеш булмады. Массажның файдасы булмаганын аңлагач, безне хастаханәгә салдылар. Анда дәвалап карадылар, ләкин ярдәме тимәде.
Регинага “спинальная мышечная атрофия” дигән диагноз куялар. Бу – генетик авыру. Кеше башта аякларын тоймый, соңыннан куллары зәгыйфьләнә, ахырда тын алу системасына зыян килә. “Безгә, гади генә иттереп, үлемгә китерә торган чир, дип аңлаттылар. Организмның хәрәкәт нервлары үлә икән. Аяктан башлап йоту рефлексларына кадәрге нервлар яшәү сәләтләрен югалта. Россиядә әлеге диагноз белән авыручыларны дәваламыйлар. Ә мин үз баламның әкрен генә үлеп баруын карап тору белән килешмим”, – ди Резеда.
Бер ел элек чит илдә бу авырудан котылырга ярдәм итә торган дару уйлап тапканнар. Хәтта чирне бөтенләй онытырга була икән. “Әлеге дару – минем хыялым. Кызымны бары тик ул гына коткара алыр төсле. Тик ул бик кыйммәт. Чит илләрдә авыруларга даруны бушка бирәләр. Бездә генә алай түгел, чөнки Россиядә әлеге дару теркәлмәгән”, – ди Резеда.
Бер дәвалау курсы 88 мең евро тора. Безнең акча белән әйткәндә, 7 млн сум кирәк. Вакыт узган саен, Регинаның хәле начарлана.
(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 3, 05.01.2019/)