Учалыдагы канлы фаҗига җиде бала язмышын үзгәртә

-- Люция

Учалы авылындагы фаҗигадә катнашкан гаиләләрдә барлыгы җиде бала тәрбияләнгән.

13 гыйнварга каршы төндә 35 яшьлек ир-ат 13 гыйнварга каршы төндә хатыны белән сүзгә килгән. Хатын, иреннән куркып, күршеләренә кереп качкан. Ярсыган ир, корал алып, хатыны артыннан кергән. Ул күрше ирне яралаган һәм аның хатынын атып үтергән, шулай ук икенче күршесен дә яралаган – анысы соңрак дәваханәдә үлгән. Ахырда ир хатынын һәм үзен-үзе атып үтергән.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, күрешләрен мылтык белән атып үтергән ир һәм аның хатынының беренче сыйныфта укучы малае һәм 5 яшьлек кызы булган. Сабыйлар хәзер мәрхүмә әниләренең әти-әнисендә.

Тагын бер күрше гаиләсендә беренче сыйныфта укучы кыз һәм 3 яшьлек малай бар. Балаларның әниләрен бүген җирләгәннәр, әтиләре авыр хәлдә реанимациядә аңсыз ята.

Һәлак булган тагын бер күршенең гаиләсендә ике кыз һәм бер малай үсә. Кызларның берсе студенты, икенчесе тугызынчы сыйныфта укый,  кече балага биш яшь. гаилә башлыгы — Эчке эшләр министрлыгының Учалы районы буенча бүлеге хезмәткәре һәлак. Әниләре исән, балалары аның белән.

Фото: pixabay.com

Бәйле