Зифа Нагаева матур булу серен әйтте

-- Люция

Зифа Нагаеваның ике косметология үзәге бар: брсе — авылда, берсе — шәһәрдә. Алардан күп файда күрәдер — алты дистәне узып китсә дә, олыгаерга уйлап та карамый, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

Яшен саныйсы килми, шулай да әйтимичә булмый — күптән хаклы ялда инде апабыз. Зифа Вәли кызы укытучы, радио алып баручысы булып эшләде-эшләде дә, хаклы ялга чыгар урынга, янә эшкә чумды. Инде ул телевидение алып баручысы, концертлар белән ил гизүче, ике республикада иң билгеле җырлар язучы.

Чаңгы, тимераякта шуа, велосипедта йөри, машина йөртә, авылда һәм шәһәрдә шәхси йортларын алып бара… Картлык куып җитәрлекмени?! Шулай да, матурлыка килгәндә, косметология салоннарына мөрәҗәгать итми калмый икән үзе. Зифа Нагаеваның ике косметология үзәге бар икән.

— Искечә Яна елны каршы алып, иң яхшы косметология үзәгенә барып кайттым! Алар миндә икәү — берсе авылда, берсе шәһәрдә. Мунчаларым яшәсен!!! Җыерчыкларым да, кашым, керфекләрем дә уземнеке, крем урынына, хуш исле миллек исләре килеп, танауны иркәли. Әй, авылкаем өйрәткән рәхәтлекләр…

Үзе әйтмешли, «Синең кебекләре — син генә!», шул, Зифа апа!

Фото: vk.com сайтыннан

Бәйле