Чаллыда ашыйсы килгән баланы мәктәп ашханәсенә кертмәү гаугасының дәвамы билгеле

-- Лэйсирэ

Татарстан прокуратурасы Яр Чаллыда педагогларның укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәве төшерелгән видео барлыкка килгәннән соң, тикшерү эше башлады. Бу хакта Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Илдус Нәфыйков Яр Чаллы прокурорына Чаллыда мәктәп укучысын соңга калган өчен ахшанәгә кертмәүләре төшерелгән видеоязманы тикшерергә кушты. Сәбәпләр җитәрлек булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк”, — диделәр күзәтү ведомствосында.

Татар-информ” хәбәр иткәнчә, видеоязма аңлатмасында завучлар баланы ашханәгә кертми диелгән. Әти-әнисе туклану өчен акча түләгән, тик укучы билгеләнгән вакытка соңга калган. 13 нче мәктәп директорын башкарма комитетка чакыртканнар һәм аңлатма яздырганнар. Әлеге хәлгә Татарстанның Мәгариф министрлыгы да үз мөнәсәбәтен белдерде.

Бәйле