Мәктәп ашханәләрендә яңа кагыйдәләр: “Ул-бу булмагае дип, куркып торабыз”

-- Люция

Өй ризыгын мәктәптә ашарга ярамаячак. Роспотребнадзор белем бирү йортларындагы ашханәләр өчен яңа кагыйдәләр булдырган. Әйтик, салат ясаганчы, яшелчәләрне аш серкәсендә чылатырга туры киләчәк. Алюминий савыт-сабалар белән дә хушлашырга вакыт. Тик бу таләпләрдән генә ашханәдә тәртип үзгәрерме? «Ватаным Татарстан» газетасында Сәрия Мифтахова шул хакта язды.

Документ пешекчеләргә яңа таләпләр куя. Витринада бер сәгатьтән артык торган колбаса, сырлардан ясалган бутербродларны ашарга рөхсәт итмәячәкләр. Йомырка тәбәсе 4 сантиметрдан калын булмаска тиеш. Монысы инде балалар бакчаларына кагыла. Әрчелгән бәрәңгене краннан аккан салкын су астында биш минут тотасы. Хроник авырулары булган, шикәр чире белән интеккән балаларны табиблар һәр­даим күзәтәчәк. Яңа кагый­дәләр буенча ашханәдә 12 яшьтән кечкенәрәкләр кизү тора алмый. Өлкәнрәкләр табын әзерләргә булыша алса да, аларга яшелчә чистарту, ипи ки­сү, кайнар ризыкларны тарату, табак-савыт юу эшлә­рен­дә катнашырга рөх­сәт ителми. Әлеге яңалыкка карата белгечләр, әти-әни­ләрнең фикере ничек икән?

Узган ел Арча районы­ның Казанбаш мәктәбендә 40тан артык укучы хастаха­нәгә эләккән иде. Аларга кис­кен эчәк инфекциясе диаг­нозы куйдылар. Бу хәлдән соң әти-әниләр арасында, балабызны башка ашханәдә тукландырмыйбыз, үзебез ашарга биреп җибәрәчәкбез, диюче­ләр дә булды. Монда хәзер пешек­челәр дә, директор да башка. Ашханәдә ниләр үз­гәргән? Директор Ришат Камалов әйтүенчә, әлеге очрак тормышка башкача карарга өйрәткән. “Хә­зер ашханәдә ул-бу булмагае дип, куркып торабыз. Андагы тәртипне, чисталыкны көн саен күзә­тәбез. Укытучылар да балаларны кулларын юмыйча ашханәгә кертми, – ди җи­тәкче. – Барысы да үзгәрде. Табак-са­вытны кул белән юмыйлар. Махсус машина куйдык. Пешекчеләр, кухня хезмәт­кәрләре перчатка киеп эшли. Әти-әниләр башта туклану сыйфатыннан зарланса да, хәзер тынычландылар. Барлык бала да ашха­нәдә туклана. Ризыкны өй­дән алып килүгә каршы мин. Бар ке­шенең дә организмында “эчәк таякчыклары” бар. Гигиена таләпләре үтәл­мә­гән­дә, мондый хәл теләсә кем белән килеп чыгарга мөм­кин. Тагын мәктәп гаепле булачакмы? Өс­тә­венә, бу оч­ракта аерым бер бүлмә бул­дырырга, өйдән алып килгән ризыкларны тикшереп торырга кирәк. Махсус меню нигезендә ашатабыз. Ит тә, балык та, салат та бирәбез. Әмма хәзер тавык итен бирергә куркабыз”.

Авыл җирендә мәктәпкә контейнерга ашарга тутырып йөрү дигән нәрсәне ишеткән юк. “Бездә печенье яки алма ашап утыручы балалар беркайчан да булмады. Көнгә ике мәртәбә кайнар аш бирәбез. Айга 200 сум акча җыябыз, – ди Әтнә районындагы Ко­мыр­гуҗа мәктәбе директоры урынбасары Гүзәл Гарипова. Ә менә шәһәрдә балалар да, әти-әниләр дә көйсезрәк. Ашханә ризыгына борын җые­рып караучылар да юк түгел. Янәсе, салкын, тәмсез… Ашарга вакыт булмады дип кайтучылар да очрый. Шуңа күрә букчаңа ризык тутырып йөрүдән башка чара калмый.

– Минем кызым өч ел буе мәктәпкә ризыкны үзе белән йөртте. Андыйлар шактый иде. Чөнки аллергияле, диетада утыручы балалар бар. Бу яңалык мөселман гаи­лә­ләренә үзе бер җәза булачак. Ашханәдә пешерелгән ризык хәләл булмаганда, балалар бөтенләй ашаудан туктаячак. Мин үзем ботка, ипи, яшелчә, җиләк-җимешләр биреп җи­бәрә идем. Анда бозыла торган әйберләр, майонез, суган, кетчуп куш­мый­сың, билгеле. Ашауны микродулкынлы мичтә җы­лытып ашадылар. Һәр балага үзе теләгән ризыкны ашау хокукы би­рергә ки­рәк. Мәктәптә тик­шерү­челәр күп, әнә контейнерларын ачып карасыннар, – ди Казанда яшәүче Яран ханым.

Башкалабыз ашха­нә­лә­ренең берсендә эшләүче Мө­сәнирә ханым әйтүенчә, өй­дән алып килгән ризыкка аш­ханә хезмәткәрләренең катнашы юк. “Анысы өчен әти-әниләр җавап бирә. Балага утырып ашарга мөмкинлек буламы әле? Без­нең мәктәптә микродулкынлы мич юк. Ярый ла, сыйныф җи­тәкчесе андый мөм­кин­лекне тудырса. Бала кулын юамы? Монысын да күзәтеп торырга кирәк. Контейнерыннан алып килгән сыен чыгарып ашый да букчасына кабат тыгып куя. Ашханәдә туклану бөтенләй икенче инде”, – ди ул.

Казан мәктәбендә эш­ләүче табиб-диетолог Әлфия Нуриева яңа кагыйдәләргә үзе дә аптырый.

– Безгә ничә еллар буе, аш серкәсе сәламәтлеккә файдалы түгел, диделәр. Маринадлаган кыяр да алырга ярамады. Кызык, хәзер аш сер­кә­сенең кирәге чыккан! Болай да яшелчәләрне, салат ясаганчы, тозлы суга салып тотабыз. Бер сәгать эчендә пычраклары өскә чыгып бетә. Икмәк сак­лана торган шкафларны серкәле су белән сөрткәч тә, исе тиз генә бетми. Бөтенләй аңкып торса, әти-әниләргә ничек аңла­тырбыз? – ди белгеч. – Минем яныма да, өйдән ризыкны үзеб­ез әзерләп җибә­рә­чәкбез, дип берничә әти-әни килгән иде. Барысын да яхшылап аңлаттым. Кичтән пешергән шулпаны термоска тутырып яки кәтлит, балык­ларны махсус савытка салып җибәрәләр. Анда нәрсә генә юк! Әле ул ризык баланың бук­часында төшкә кадәр йө­ри. Ә шулпа өч сәгать җы­лыда торса, бозыла. Ашау культурасы турында белми халык. Ашханәгә ризык җылытырга дип килгән балаларны куып җибәрә идем. Берәр хәл булса, әти-әни түгел, мәктәп җа­вап бирәчәк бит. Без кашык, чәнечкеләрне махсус мичтә кыздырабыз. Кем өйдә шулай эшли? Әти-әниләр, мәкт­әп­тәге ризык тәмсез дип, кыланмасын иде. Балаларга барлык таләпләргә туры килгән, сыйфатлы ризык кына ашатабыз.

Фото: pixabay.com

 

Бәйле