«25 ел бергә яшәгән ирем сөяркәсенә өйләнде» [Актанышта булган хәл]

-- Лэйсирэ

Актаныш районының С. авылында 25 елга якын бергә яшәгәннән соң, бер гаилә таркалган. Уртак көч белән торгызылган дөнья, байлык, яхшы йорт һәм каралты куралар иргә һәм аның кайчандыр сөяркәсе булган яңа хатынына калган. Ә «иске» хатынны бер кат кием белән урамга куып чыгарганнар.

Исемнәрне үзгәртеп бирергә булдык. Безнең максат – кемнедер фаш итеп шоу ясау түгел, кемдер гыйбрәт алсын, кемдер үзенең хатасын танысын дип язуыбыз…

«ТАГЫН ХЫЯНӘТ ИТСӘМ – ПАРАЛИЧ СУКСЫН, ДИДЕ»

Моннан 25 ел элек Әнисә дигән кыз Данис исемле егеткә кияүгә чыга. Яратып түгел. Данис үзе аны бер күрә дә «чат ябыша», артыннан калмый. Шуңа күрә, кулын сорагач, егетнең йөрәген яраламаска уйлый. Туй көне җиткәндә дә шикләнеп, «Нишлим икән соң?» – дип икеләнә әле кыз.

Икеләнүләре юкка булмый. 25 ел дәверендә күпне күрә ул: усал кайнана белән бер түбә астында яши. Ул киленнең һәр эшеннән гаеп эзли. Данис үзе дә яши башлагач үзгәрә – кыйналуга, шуңа өстәп иренең гомер буе хыянәт итүләренә түзәргә туры килә хатынга. Түзә алмаганда, сыену эзләп туганнарында яши.

Әнә шуңа күрә дүрт елдан соң аерылышалар. Ләкин бу гомерлеккә аерылу булмый. Бераз вакыттан Әнисә ханым кабат кушылырга ризалыгын бирә – язылышмый гына яшиләр, сугышлар булганда – чыгып китә, бераз вакыт узгач, тагын кайтып тора…

Шулай булса да, бәхетле вакытлары да аз булмагандыр – бу никахтан кызлары һәм уллары туа, күп итеп мал-туар асрыйлар, яңа йорт салып чыгалар. Мул һәм җитеш тормышта яши алар. Абзарда терлек күп булгач (сыерлары гына да 30 баш булган) аларны саву-ашату кебек эшләр белән Әнисә апа үзе шөгыльләнә, башка җирдә эшли алмый. Җигелеп тормыш көтүе өстенә гаиләдә нинди генә хәлләр булса да, чүпне ызбадан чыгарырга тырышмый. Ә моннан дүрт ел элек, аерылышуларына дистә елдан артык вакыт узгач, кире өйләнешә алар.

Тик күрәсең, бу парга никахларын рәсми рәвештә теркәү «ярамагандыр»… Узган ел икенче мәртәбә аерылышырга туры килә. Сәбәбе – ирнең янә сулга йөри башлавы. Һәм башка вакытлардагыдан аермалы буларак, йөреп кенә калмый, сөяркәсенә өйләнергә үк була ул. Ә Әнисә апаны… куып чыгара.

– Шушы көнгә калырмын дип уйламаган идем. Бер тиенсез урамга чыгарып җибәрде. Чыгып киткәнемә бер ел минем хәзер. Аның белән торганда ничек интегеп яшәүләремне үзем генә беләм. Тормышыбыз җитеш булсын өчен икебез дә тырыштык, әмма лидер булып алдан мин бардым. Дуңгыз фермасында эшләп, чит ил машинасы алып бирдем. Иң пычрак эштә! «Сиңа малай алып кайтып бирдем, дөньяны төзедем, иномарка алдым, әле мин сине чит илгә дә алып барып кайтам», – дип шаярта идем. Әшәке итеп тә яшәмәдек бит без, ни әйтсәм, шуны эшләде бит ул үзе. Ләкин өстемнән нык йөрде инде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Әнисә апаның: «Гомер буе хыянәт итте», – дигән сүзләреннән соң, сорамый булдыра алмадым: «Нигә сабыр иттегез соң?» – дим.

– Берсендә бер хатын белән ачыктан-ачык йөрде дә бу, чыгып киттем. Тезләнеп яныма килде. «Әнисә, әгәр дә шушы эшне тагын бер кабатлыйм икән, мине паралич суксын!» – диде. Ышандым шул. Кире кайттым. Әлеге сөяркәсе барлыкка килгәч бу сүзләрен исенә төшердем: «Син бит теге вакытта шулай дип әйткән идең», – дим. «Нәрсә, мине паралич сукканын көтәсеңмени?!» – дип кенә җавап бирде.

– Яңа сөяркәнең барлыкка килүе очраклы хәл булмаган. Бу ханым Данис әфәнде эшләгән фермада сыер савучы. Эштән бушаган араларда бер бүлмәгә җыелып, чәй эчә торган булганнар. «Нишләп эшеңә шикәр, печеньелар төяп алып китәсең соң син, үзең чәй эчмим дип әйтәсең», – дип аптырый торган булган Әнисә апа иренә. Тик ул вакытта бу тәм-томнарның сөяркә кешегә ташылуын белмәгән шул.

«Яхшы кешеләр» килеп ишеттергәч, узган елның ноябрь ахырында иренең сөяркәсен эзләп табарга, сөйләшергә була.

– Мин ул хатынның кияүдә булуын да, дүрт баласы барлыгын да белә идем. Балалары – кызлар, иң олысы 27, кечесе 13 яшендә. Килеп кергәч шаккаттым. Өйләре пычрак, өсте-башы да каралмаган бер хатын. Аның турында: «Ай-хай, аны синең белән янәшә дә куя торган түгел бит, чынлап та ирең шуның белән йөри микән соң?» – дип, тел шартлатып сөйләгәннәр иде шул. Ире дә өйдә иде. Хатынының читкә йөрүен белеп аптырамады. «Гомер буе хыянәт итте, өйдәге соңгы казга кадәр сөяркәсенә алып чыгып ашатты, нәрсә эшләтәсегез килсә эшләтегез, мин аннан туйдым инде», – дип, кул гына селтәде. Авыл җирлеге башлыклары белән дә сөйләштем, файдасы булмады, барыбер йөрүләрен дәвам иттеләр, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

ӨЙДӘН КУГАН

Бу мәхәббәт өчпочмагы ахырына кадәр хәл ителеп бетми, аягында варикоз авыруы булу сәбәпле, гомеренә куркыныч яный башлагач, Әнисә апаны ашыгыч рәвештә Чаллы хастаханәсенә салалар. Операция ясыйлар. Ике-өч атна больницада ятканнан соң, өенә кайта.

– Оят булса да әйтим, участковый чакыртып кына керә алдым өйгә. Урындыклар атып куды. Шуны хәтерләдем – күптән түгел генә ирем аяклары сынып яткан иде. Мин аны бала урынына тәрбияләдем, яныннан китмәдем. Ә мин больницадан кайткач ул минем хәлне дә сорамады. Йөрүен дәвам итте. Кичке җиделәрдә егетләр кебек киенеп чыгып китә, төнге бердә генә кайтып керә. Иртәнге сәгать дүрттә сөяркәсе шалтыратып уята моны, янәсе, эшенә соңга калмасын. «Тордым мин матурым», – дип җавап бирә. Моңа бер хатын кызның да йөрәге түзми, мин бит гарип түгел, чыгып киттем, – дип сөйли Әнисә апа.

Бер кат кием белән чыгып китә дә, Чаллы шәһәренә барып урнаша ул. 53 яшендә тормышын яңадан башлаячагы башына да килмәгән була. Ире Данис белән икенче мәртәбә рәсми рәвештә аерылыша. Бу китүендә ир аның артыннан килми. Алмашны тиз таба – ничә еллар бергә булдырган җитеш һәм мул хуҗалыкка сөяркәсен алып кайтып утырта.

– 6нчы сыйныфта укыган кызын иренә ташлап калдырып килде ул хатын минем иргә кияүгә. Ни җаны белән калдырып китә алгандыр. Берсендә әйберләрне алып китәргә дип кайткан идем. Каршыма чыгып басты да: «Бу өйгә кергәндә аяк киемеңне салып кер», – ди. Гарьләндем. «Нәрсәгә генә тотынсаң да, монда минем кулымның җылысы калган, моны беркайчан да онытма», – дидем, – дип сөйли Әнисә апа.

БАЛАЛАРЫНА АВЫР

Бу өйгә аның гына түгел, балаларының да юлы өзелә. Кызлары Роза кияүгә чыгарга тиешле – никахын туган нигезендә үткәрергә тели. «Бу йортка аяк та басасы булма», – дип кенә әйтә аңа әтисе. Данис шулай итеп балалары белән дә элемтәләрен өзә. Матди яктан да ярдәм итми, югыйсә, әле техникумда укый торган малае бар бит. Малай үзе йомыш белән төп нигезгә кайткан вакытта шуны күрә – аларның чыгып китүенә, кайчандыр киленен кан елатып яшәгән кайнананың гына йөрәге өзелә. «Әниеңне алып кайт, минем бүлмәдә икәү булса да яшәрбез. Монда миңа көн юк хәзер. Бик сагынам сезне», – дип караватында ауный-ауный елый карчык.

– Чөнки миңа карата нинди генә мөнәсәбәттә булса да, гел «әни» дип тордым, җиләк-җимеш алып кайтсак та, беренче аңа юып кертә идем, мунчага да беренче ул керде. Безне сагынып үләчәк ул карчык. Хәер, мин үзем дә авылны бик сагынам. Акчам булса, шунда кайтып, шуннан бер йорт алып торыр идем. Акчам юк. Данис та, башта милекне бүлмик, судка бирми тор, мин сиңа бер фатир алырлык акча бирәм диде. Көзгә кадәр вакыт бирүемне сорады. Соңыннан «судка бир, суд аша гына ала алырсың», дип сөйләде. Шулай итеп, мин бернәрсәсез урамда калдым, – ди Әнисә апа.

Гаиләнең таркалуында иң күп зыянны мөгаен балалар күргәндер. Хәзерге вакытта алар беренчедән әти-әни ярдәменә мохтаҗ, чөнки берсе әле генә кияүгә чыккан, икенчесе студент. Икенчедән, әтиләрен бик яраталар, аларга аның белән аралашмый яшәве бик авыр. Кызлары Роза бу хакта менә ниләр сөйли:

– Әтине ныклап хурлыйсы да килми, чөнки бер борчусыз үстек, тамагыбыз тук булды, ни теләсәк шуны ашадык, теләгәнебезне алып бирделәр. Бик тырыш булдылар, матур итеп дөньяларны төзеделәр. Бер генә минус бар – әтинең сулга йөрүе. Монда аның туганнарының да гаебе бар. Шушы хәл килеп чыккач, берсе дә: «Син нишлисең, Данис, акылыңа кил», – димәде, киресенчә, әнине яманлап сөйләделәр. Миңа да: «Әниеңне үзең алып чыгып киттең бит», – дип, гаеп аттылар. Әйе, алып чыгып киттем, чөнки әти белән калган булса, Алла сакласын, бу кадәр мәсхәрәгә түзә алмый, бәлки үзенә кул да салган булыр иде. Чөнки бер генә хатын-кыз да әни күргән мәсхәрәгә түзми. Әти ул кермәсен дип, бөтен абзарларны, мунча келәтләрне йозак белән бикләп куйды. Сыерларны савар өчен күршедә яшәгән апасы кереп йөри иде. Әгәр дә шул вакытта апасы: «Синең законлы хатының бар, ул саусын. Дуслашыгыз», – дип каты торса, бу хәл булмый иде. Икенчедән, ул хатын белән әтине мин таныштырмадым. Әтинең үзе белән дә сөйләшеп карадым: «Тукта зинһар өчен. Яшьлегеңә бармыйсың бит картлыкка таба барасыз, тормышыгызның иң матур чагында мондый эш эшләмә. Безне кияүгә биреп оныклар сөя торган вакытта ничек барысын да юкка чыгара аласың», – дидем. Тыңламады да», – дип сөйли кыз.

Розаның хәзер үз гаиләсе, әле күптән түгел генә туйлары булган. Пар канатлы була торып та, сыңар канат белән кияүгә чыгуы авыр булган кызга. Туй ямен җибәрмим дип, ни хис итүен күрсәтмәсә дә, соңгы минутка кадәр мәҗлескә әтисенең килүен көткән. «Күңелнең бер кыры китек булды», – дип сөйли, чөнки ата кеше кызының никахына да, туена да килми.

– Хәзерге вакытта әнинең йорт-җирсез калуы бик борчый. Югыйсә, әтинең аңа бер торыр урын сатып алып бирерлек мөмкинлеге дә бар, ләкин ул моны эшләми, судка бирегез, ди. Ә аларның туплаган мөлкәтләренең күбесе аерылып, язылышмый гына торган чакларына туры килә. Никахта яшәмәгәндә тупланган милек уртак булып саналмый, шуны белә әти. Шуңа күрә судка бир дигән җавап белән котыла. Безнең элеккеге вакыттагы кебек, «Әти, әни, без кайттык!» – дип, ишек ачып, туган йортка кайтып йөрисе килә. Әмма хәзер анда «төнге күбәләк» яши шул. Ул безнең өебезне пычратты, әтиебезне кешелектән чыгарды. Үз балаларын да ташлады, әтиебезнең дә балалары белән аралашуына нокта куйды, – дип сөйли кыз.

ИРНЕҢ ҮЗЕ БЕЛӘН СӨЙЛӘШТЕК

Данис әфәнде белән күзгә-күз сөйләшәсе килә иде. Шуңа күрә алар яшәгән авылга кайтып, йортларын эзләп киттем. Яхшы йорт-җир, мул тормышта яшәүләре ишек алларыннан ук билгеле. Мин килгәндә ул өй тирәсендә йөри иде. Нинди мәсьәлә буенча килүемне белгәч, шаккатмады, әмма каушап калды.

– Беренчедән әни белән тыныша алмады, гел «убырлы карчык» дип кенә йөртте. Аннан соң өйдә берәр нәрсә булдымы – чыкты да китте, чыкты да китте. Айлар буе өйгә кайтмыйча, каядыр йөри иде. Кайсы ир моңа түзеп яши алсын? Гел алай хатынсыз яшәп булмый бит, – дип аклагандай итте ул үзенең адымын. Ләкин ул хатынның ни өчен чыгып китүләрен аңлатып тормады – кыйнадым, хыянәт иттем дип сөйләү матур түгел шул. Ә С. авылына килеп, кемнән генә сорасаң да, Әнисә апаның бу ир белән ниләр күреп яшәвен яхшы белә.

Ир аз сүзле иде. Шуңа күрә дә, ул кире уйлаганчы дип, аңа ике төп соравымны бирдем:

– Балаларыгыз белән аралашмыйсыз, аларга булышмыйсыз, диләр. Кызыгызның туена да килмәгәнсез, бу йортка аягыңны да атлама, дигәнсез. Сәбәбе нидә?

– Аягыңны да атлама димәдем. Ләкин бу йорттан кияүгә чыгып китә алмас иде ул.

– Ни өчен?

– Чөнки әле күптән түгел генә яңа тормыш башладым, соңыннан яңа хатыным белән аңлашылмаучанлыклар булыр иде. Ә ярдәмгә килгәндә – ярдәм итәм мин аларга…

– Йорт алу өчен акча бирәм, дигән булгансыз, бирелдеме ул?

– Әгәр дә тәртибегез әйбәт булса, бирәм, дидем. Мин өйдә юк вакытта ул килеп, әнкәйне дә, яңа хатынны да кыйнап киткән, шуңа күрә бирмәдем. Аның холкы шундый. Аяк киемен дә салмыйча өйгә кереп, сугып чыгып киткән.

Ир белән сөйләшкәннән соң, яңа хатынын да күрәсе, аңа да берничә сорау бирәсе килде, ләкин ул чыкмады, «Үткәннәрне искә аласы килми», – дип җавап бирергә генә кушкан.

Бу вакыйга буенча юристлар белән фикер алыштык. Четерекле хәл, диделәр. Әнисә ханымга яхшы адвокат табарга киңәш иттеләр. Язылышмый гына торган вакытта туплаган маллар закон буенча урталай бүленми. Әмма, әйтик, сарай-мунчаларны төзегән вакытта алган төзелеш материалларының квитанцияләре булса, бу мөлкәткә үзенең дә өлеше барлыгын суд аша раслау мөмкинлеге бар Әнисә апаның.

…Менә шулай да була икән – башта авыр мәлләрдә бергә дөньяңны түгәрәк итәргә тырышып яшисең, ә барысы да булгач, инде тормышыңның матур бер мизгеленә җиткәч, нидер үзгәрә. Ләкин бер көн җитеп, кылган гамәлләр өчен үкенерлек булмасын иде. Чөнки андый мисаллар да аз түгел. Кызлары Роза әйтмешли, яшьлеккә түгел, картлыкка таба баралар бит…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Актаныш – Казан, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле