Дилә Нигъмәтуллина: «Шуның кадәр мәгънәсезлекне беренче тапкыр күрәм, билләһи!»

-- Гузель

14 гыйнварда Дилә Нигъматуллина Ханты-Мансийскийда концерт куйганнан соң Ришат һәм Алмира Ядгаровлар гаиләсе һәм абыйсы белән төшкән уртак фотосын урнаштырган. Бу фотода Булат Нигъматуллин юынып чыкканнан соң төшкән, тастымал белән капланган. Дилә Нигъматуллина аны кочаклап, янында утыра.

Әлеге фото каршылыклы комментарийлар җыйган. Берәүләр «Абый белән сеңелнең шулай дус, тату булулары сокландыра. Бөтен кеше дә алай эшли алмый. Бик матур күренеш. Абыем булса мин дә сыеныр идем», дип язса, икенчеләр «Дилә белән Булат ирле-хатынлымы әллә хәзер? Бер дә күңелле күренеш түгел. Абый ул абый урынында булырга тиеш. Артыгын сарылма, килешми», дип язган.

15 гыйнварда Дилә бу фикерләргә каты гына итеп җавап кайтарган. «Җәмәгать! Дөресен генә әйткәндә, кичәге коменнарийларны укып шаккаттым! Нигә шундый реакция уяткан икән язылучыларым арасында, дип уйлап куйдым… Минем абыема сез әйтмешли «сарылып» утыру да түгелдер, ә аның сөлге белән булуыдыр мөгаен… Дуслар, туганнар, тамашачыларыбыз, язылучыларыбыз! Ул бит минем бертуган абыем. Нигә аны кочаклап утыру килешмәсен? Мина үземнең Инстаграм тарихында төрле комментарийлар күрергә туры килде. Әмма шуның кадәр мәгънәсезлекне беренче тапкыр күрәм, билләхи!  Әллә инде Рамиль Айметдиновның  #мактаутактасы тапшыруына эләгәсегез килә. Җәмәгать! Безнең арабыздагы кебек мөнәсәбәтләр бөтен туганнарда да булсын иде. Без аның белән гастролләрдә кайвакыт бер ятакта да йоклыйбыз әле», дип язган ул.

Бәйле