Мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләргә яңа ел күңелсез хәбәрдән башланды. 1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү артты. Хәер, бала-чаганың да кәефе кырылмагае. Түрәләр балаларны циркка йөртүне тыючы канун проекты әзерләгән. Дуңгыз елында ни көтә?
Кыйммәтле дә соң бакча!
1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләү 8 процентка кыйммәтләнде. Хәзер сабыен бакчага йөртүче әти-әниләргә тагын да күбрәк түләргә туры киләчәк. Гыйнвар квитанциясенә ничә сум акча өстәләчәген төгәл генә әйтеп булмый. Барысы да бакчаның ничә сәгать эшләвенә, балага ничә яшь булуына һәм төркемдәге сабыйлар санына бәйле. Бәяне арттыру турында документны имзалаганда, түрәләр атап күрсәткән абонент түләве күләме дә әти-әниләр түли торганнан аерыла. Чөнки югарыдагылар субсидия билгеләнә торган уртача саннар белән генә эш итә. Белгечләр фаразлавынча, быел баласын 10 сәгать ярым эшләүче төркемгә йөртүче әти-әниләргә ай саен 3 мең 367 сум (былтыр – 3 мең 118 сум) түләргә туры киләчәк. 12 сәгатьлек “дежур төркеме” исә аена 3 мең 691 сумга (былтыр – 3 мең 418 сум) төшәчәк. Баланы логопед төркеменә йөртү – иң кыйммәте. Былтыр ул аена 4 мең 481 сум торса, хәзер 4 мең 839 сум торачак, дип фаразлана. Гыйнвар өчен түләү кәгазьләре килә башлады инде. “ВТ” хәбәрчесенә килгән квитанциядә абонент түләве 122 сумга арткан.
Субсидия күләме исә үзгәрешсез калган. Әти-әниләр федераль һәм республика күләмендәге матди ярдәмгә өмет итә ала. Федераль субсидия, гаиләдәге балалар санына карап, беренче балага – 20, икенчесенә – 50, өченче сабыйга исә 70 процент тәшкил итә. Айлык керем җан башына 20 мең сумнан кимрәк туры килгән очракта, гаилә республика күләмендәге ярдәмгә дә өмет итә ала.
Әти-әниләргә тагын бер нәрсә тынгылык бирми: ил күләмендә фәкать Татарстанда гына бакчага йөрмәгән көннәр өчен яңадан исәп-хисап ясамыйлар. Дөрес, туклануга киткән акчаны кире кайтаралар. Тик ул гомуми чыгымнарның бик аз өлешен генә алып тора. Мәсәлән, былтыр әлеге күрсәткеч аена 552 сум тәшкил иткән. Димәк, көненә 27 сум тирәсе. Моның белән генә баеп китеп булмый, билгеле. Җәй көне бала бакчага йөрмәгән яки ул авырган көннәр өчен акча түләргә теләмәгән әти-әниләр судка да мөрәҗәгать итеп карады. Тик, кем әйтмешли, йөк һаман шул ук урында.
Бушка тапсыннар?!
Балалар бакчасына бәя артуга бәйле моң-зарга кул селтәп кенә караучылар да бар. Аларның үз мәшәкатьләре. Илдә түләүле суррогат әни хезмәтен канун нигезендә тыярга тәкъдим иткәннәр. Яңалыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов уйлап тапкан. Аның әйтүенчә, суррогат әни хезмәте ул балалар белән сәүдә итүгә тиң. “Кызганыч, әлеге өлкәдә бернинди кануннар да юк. Дәүләт исә әлеге мәсьәләдән читләшергә тиеш түгел. Безгә суррогат әни хезмәтенең кагыйдәләрен булдырырга кирәк”, – дигән түрә. Канун проектыннан аңлашылганча, чит кешегә бала табып биргән өчен акча алуны тыймакчылар. Суррогат әниләргә йөклелек чорына бәйле чыгымнарны гына кайтарачаклар, дип көтелә. Һәрхәлдә, Милонов шул фикердә.
Мәсьәләнең рухи ягы турында күп бәхәсләшсәләр дә, суррогат әнигә мөрәҗәгать итү яки чит гаиләгә бала табып бирү – һәркемнең үз эше. Шуңа күрә әлеге өлкәне ничек тәртипкә салырга җыенулары да аңлашылмый. Моның бик күп акча китерә торган бизнес булуын да истән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, ил башкаласында суррогат әни хезмәте 2 миллион ярым сум тора, ди. Түрәләргә әнә шул читкә киткән акча тынгылык бирми, күрәсең. Икенче яктан карасаң, кем кешегә бушлай бала табып бирсен?
18дән соң да өлгерә
Балаларга циркка йөрүне тыярга да мөмкиннәр. Бу хактагы үтенеч белән илнең мәдәният министры Владимир Мединскийга Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров мөрәҗәгать иткән. Түрә сүзләренә караганда, циркта хайваннарны төрле күнекмәләр ясарга өйрәткәндә, алар белән бик рәхимсез кыланалар. “Бу исә балаларның психикасына тискәре тәэсир итәргә мөмкин”, – дигән Петров. Ул циркта тамашачыларга яшь чикләве билгеләргә киңәш иткән. Аз да түгел, күп тә түгел, кәмит карарга 18 яшьтән өлкәнрәкләрне чакырган ул. Менә шундый тамаша!
(Эльвира Вәлиева/“Ватаным Татарстан”, /№ 4, 11.01.2019/) Фото: https://pixabay.com