Татарстанда кайнар парлы торба шартлап, эшче һәлак булган

-- Гузель

Татарстанда кайнар парлы торба шартлау сәбәпле, бер эшче үлгән. Бу турыда «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.

16 гыйнвар 18.20 сәгатьтә 112 хезмәтенә Чирмешән авылында гадәттән тыш хәл турында хәбәр килгән. Авылдан 40 км чамасы ераклыкта су, нефть һәм газ дебитларын аерым билгели торган җайланма бинасында кайнар парлы торба шартлаган.

Бу урында Чирмешәннең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли. Беренчел мәгълүматлар буенча, кайнар парлы торба өзелгәч, 50 яшьлек ир-ат үлгән. Бу кеше торба шартлаганда бина эчендә булган. Төзәтү эшләрен башкару өчен нефть чыгару җайланмасы тулысынча туктатылган.

https://tatar-inform.tatar/
фото: https://www.yaplakal.com/

Бәйле