Әле 6 гыйнварда гына икенче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән Гөлназ Шәрипҗанова өйдә бала карап кына ятырга җыенмый. Ул инде бу ялларда юбилей алып барырга планлаштыра, дип яза Сәхнә.
«Купме тик утырырга була инде, миңа олы корсак кына комачаулый иде, хәзер берни дә комачауламый. Җәй айларын даталар бронировать итү башланды, рәхим итеп шалтыратыгыз», ди ул.
Бүгенге көндә Гөлназ уллары Минтимернең документларын эшләү белән мәшгуль. Моның өчен аңа яңа туган сабыйның тамагы ачканчы әйләнеп кайту кирәк, бу 2-3 сәгать дигән сүз, Гөлназ үзенең бу эшләрен квестка тиңли, җитешәмме юкмы дип йөрисе бит инде. Тагы бер хыялы бар икән, тайский массажга барып кайту, балаларын караучы булса, анда да тиз генә барып килергә исәпли.
Фото: https://vk.com/