Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакиров вафатына бәйле комментарий бирә

-- Лэйсирэ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның үлеме татар халкы өчен зур югалту, ди. Бу хакта ул Инстаграм аша хәбәр итә.

«Татар халкы Илһам абыйны югалтты. Әмма йөрәкләребездә илһам югалмас, анын моңы мәңге калыр! Авыр туфрагы җинел, урыны оҗмахта булсын», ди Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу 18 гыйнварда, опера һәм балет театры бинасында була.

Фото: Татар-информ

Бәйле