«Коточкыч һәлакәт белән хастаханә арасындагы юлда әти-әни­лә­ренең гомерләре өзел­гәнен дә белми калды алар»

-- Лэйсирэ

Алар авылга, дәү әниләренә кунакка кайтканда, шушы юл чатында туктап алырга яраталар. Кызлар әниләре белән машинада утырып кала. Әтиләре, машинадан төшеп, юлның икенче ягындагы кибеткә юнәлә. Кызларының яраткан дәү әниләренә шуннан күч­тәнәчләр алып чыга. Рәмилә белән Зәринә дә өлешсез калмый.

Бүген дә Зәринәгә – зәңгәр күзле курчак, апасы Рәмиләгә Резеда Вәлие­ваның “Дәү әнигә барабыз” исемле китабын сузды әти­ләре. И, куаныштылар кызлар. Апасы: “Кайткач ук дәү әниемә китаптагы шигырь­ләрне укып чыгачакмын”, – дип сөйләнергә тотынды. Ә Зәринә, курчакның чәчен­дәге зәңгәр тасмаларын сү­теп, әнисе үрүенә охшатырга теләп, тырышып үрә башлады. Кызларының чәчен әни­ләре генә матур итеп үрә, ул гына чәч толымнары белән тасмаларны кушып, чәчәк бәйләмнәре ясап куя белә.

Әти-әниләренә куаныч, шатлык булып үсеп килә бит аларның кызлары. Әниләре шулар турында уйлап, елмаеп, яратып, кызларына күз салып ала. Үзе юлга чыгар алдыннан укый торган догаларын кабатлый. Шул догалар аларны юлда исән-имин йөртә дә торгандыр. Дәү әниләре дә гел кабатлап, ис­ләренә төшереп тора: “Бел­гәннәрегезне укып йө­регез, Аллаһы Тәгалә үзе­гезне исән­лек-саулыктан аермас”, – ди.

…Зәринә таныш, бик тә таныш юл чатында басып тора. Нигә килеп чыкты соң әле ул монда? Нәрсә алып килде аны? Әле генә кояшлы җәйге көн иде, ә бүген көзге салкын тәнне куыра. Нигә соң вакыт шулай тиз үткән? Моңа кадәр таби­гатьтә мондый кискен үзгә­решләр булганын Зәри­нә­нең күргәне дә, ишеткәне дә юк иде әле. Әллә шул җы­лы җәйге көннең дәвамын эзләп килдеме ул монда? Алар авылга, дәү әниләренә кайтырга чыкканнар иде түгелме соң? Әйе, әйе, нәкъ шулай. Ә нигә Зә­ринә монда үзе генә басып калган? Аны онытып калдырмаганнардыр бит инде?

– Зәринә, син нигә монда килдең? Ә без сине эзлибез дә эзлибез. Нигә өйдән безгә әйтмичә чыгып киттең? Шулай ярыймы инде? – дигән сүзләр ишетелгән якка борылды кыз. Апасы Рәмилә эзләп килгән икән. Зәринә сораулы карашын аңа тө­бәде. Апасы җавап бирергә ашыкмады. Сеңлесен, җи­тәкләп, үзе белән ияртеп китте. Зәринә ирексездән апасына иярде.

Рәмилә сеңлесе өчен бер куанды, бер кайгырды. Өйләренә кайтып җиткәнче, башыннан төрле уйлар уз­ды. “Зәринәгә ул көнне булган хәлләрне ничек аңла­тырбыз? Кечкенә йө­рәгенә бу олы кайгыны ничек сыйдырырбыз? Кадерле кеше­ләренең бу якты дөнья­да юк­лыгын ничек төшен­де­рербез?” – дип борчыла иде Рәмилә. Дәү апасы (әни­лә­ренең сеңлесе) белән дә бу хакта еш сөйләшә алар. Сең­лесенең бит әле терелеп, аякка басып кына килгән чагы.

Һәлакәт булган урыннан “ашыгыч ярдәм” машина­сын­да хастаханәгә алып кит­теләр аларны. Кызлар­ның икесе дә бик авыр хәлдә иде. Коточкыч һәлакәт булган урын белән хастаханә арасындагы юлда әти-әни­лә­ренең гомерләре өзел­гәнен дә белми калды алар. Та­биб­ларның тырышлыгы белән Рәмилә тиз терелде, ә сең­лесе нык җәрәхәтлән­гән иде. Күпме сызланулар, саташулар, үлем белән тартышулардан, күп санлы опе­рацияләрдән соң, ниһаять, Зәринә дә аякка басты.

Кызлар апаларында яши­ләр. Хәсрәтләре дә, шатлыклары да уртак. Моңарчы кайгыдан күз яшьләре түк­сәләр, Зәринәнең аякка басуын күреп, куанычтан еладылар.

Зәринә әле берни дә белми, аңламый. Ул бары теге көннең дәвамы булырына ышана, өметләнә. Тизрәк дәү әниләренә кайтып җи­тәсе, чәчен зәңгәр тасмалар кушып үргән курчагы белән мактанасы килә аның. Таныш юл чатына да шул көн­нең күңелле дәвамын эзләп барды ул…

Юк шул, юк. Ул көн бик күңелсез, йөрәк әрнеткеч булып тәмамланды. Ә моңа исерек килеш машина руле артына утырган адәм сә­бәпче булды. Авылга таба юл тоткан Зәринәләрнең ма­шинасына, коточкыч тизлек белән, шул ир идарә иткән машина килеп бә­релде. Алар утырган машинаны юл кырыендагы баганага китереп сылады. Кызларын ятим калдырып, әти-әниләренең бу якты дөнья­дан вакытсыз китүенә ул сәбәпче булды. Югыйсә әле­ге яхшы машина руле артына утырган бәндә үзе дә ике бала атасы бит! Аның өстенә төшкән кара тап гаи­ләсенең, балала­ры­ның язмышына да тәэсир итми кал­маячак. Кылган ялгышы өчен гомере буе үкенеп яшәргә генә кала аңа. Бу һә­лакәтне булдырмый да калырга мөмкин булганны соңыннан гына аңлады ул, соңыннан гына!

Еллар узар, тән яралары төзәлер, вакыт яңгыры йө­рәкләрдән саркып чыккан канлы күз яшьләрен юар. Бу хәлләрнең шаһиты булганнар моннан сабак алсыннар иде. Юлга чыкканда, машина руле артына утырган һәр кеше үзенә, юлдагыларга исәнлек-саулык теләп кузгалып китсен, үзенең юлда­гыларның гомере өчен дә җаваплы булуын тойсын иде. Язмышың үз кулыңда, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Ләйсән Ибраһимова. 
Арча

(“Ватаным Татарстан”, /№ 5, 16.01.2019/)

Фото: архив Башинформ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий