Рэпер Шәкүр Илһам Шакировка Казан үзәгендә һәйкәл куярга тәкъдим итә

-- Лэйсирэ

Рэпер Шәкүр (Алмаз Корбанов) “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка Казанның үзәгендә һәйкәл куелырга тиеш дип санавын әйтте.

“Кызганыч, легендабыз вафат, бу халкыбызның зур югалтуы. Илһам абый Шакировка Казанның нәкъ үзәгендә һәйкәл куелырга тиеш дип саныйм”, — ди Шәкүр.

Шакур 2010 Илһам Шакиров белән бер сәхнәгә чыгып “Ак калфак” (Ай әле бик еракта идек) дигән җырны башкарганын искә алды. “Бер сәхнәдә чыгыш ясау, тормышымдагы иң зур дәрәҗәләрнең берсе иде”, — диде Шәкүр.

Рэпер Илһам Шакировның вафатын зур югалту дип санавын әйтте. “Татар халкы ятим калды, Илһам абый Шакиров татар дөньясына зур өлеш керткән кешеләрнең берсе иде”, — ди ул.

“Бүгенге җырчылар 3 көнлек дан яулап, үзләрен йолдыз дип санасалар, Илһам абыйга күзләрен юнәлтсеннәр, ул чын йолдыз!” — диде Шәкүр.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Илһам Шакиров кичә, 16 гыйнварда вафат булды. Аңа 15 февральдә 84 яшь тулган булыр иде.

Фото: https://vk.com/

Бәйле