Эдуард Николаевка тиңнәр юк, ул «Дакар»-2019 ярышларында кабат беренче!

-- Гузель

6 гыйнвардан 17сенә кадәр Перу Республикасында «Дакар» ралли-марафон ярышлары  узды. 11 көнгә сузылган бу ярышларда йөк машиналары арасында Эдуард Николаев өченче тапкыр рәттән җиңү яулады. Икенче урынны Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге тагын бер Татарстан экипажы алды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәренә нигезләнеп, Татар информ яза

Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары зачетында «Дакар»-2019 ралли-рейдында җиңүче булды.

17 гыйнварда узышның унынчы — йомгаклау этабы узды. Йомгаклау классификациясендә икенче урынны «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Дмитрий Сотников алды. Өченче урынны Голландияле Жерар де Рой (Iveco) яулады.

Бу этапны голландияле Тон ван Генугтен (Iveco) отты, чех Алеш Лопрайс – икенче, Дмитрий Сотников өченче килде. Унынчы этапта Николаев экипажы алтынчы нәтиҗәне күрсәтте. Тик алдагы җиңүләре аны җиңүче итте.

Шул рәвешле, Эдуард Николаев пилот буларак «Дакар»ның дүрт тапкыр җиңүчесе булды (2013, 2017, 2018, 2019 еллар). Тагын бер тапкыр (2010 ел) ул, команданың хәзерге җитәкчесе Владимир Чагин экипажы составында механик буларак, ралли-рейдның триумфаторы булды.

  • Хәзер Николаев экипажы составына штурман Евгений Яковлев һәм механик Владимир Рыбаков кергән. 
tatar-inform
фото: https://vestikamaza.ru/

Бәйле