Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җәннәтле булуга илтә торган юлларны саный [Җомга вәгазе]

-- Гузель

Бер кеше дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Һәр кешегә үз гомерендә югалту ачысын татырга туры килә, әмма шушы хәсрәтне күтәрә белү, мәрхүмнәрне хөрмәтләп соңгы юлга озату – безнең бурычыбыз.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: “Тормыш Аллаһ кулында, Аллаһның әмере белән киләбез, аның әмере белән китәбез”, дип кайвакыт берникадәр китап сүзе белән “акыл сатабыз”. Китап сүзләрен җиткерү җиңел эш, ләкин кайгы килгән кешегә боларны кабул итү бик авыр. Мөселман кешесе, безнең әби-бабайлар, гомер бакый соңгы юлга “үлде дә бетте», дип түгел, ә «җәннәттә күрешергә язсын”, дип озатканнар. Кешедә өмет булырга тиеш. Ахирәткә ышанып яшәү, “минем әниемне, иремне, баламны җәннәттә күрергә өметем бар”, дигән уй кешегә җиңеллек бирә. Шуңа күрә безгә үлемне дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Үлем ул булды да бетте түгел, үлем ул кечкенә бүлмәдән зурысына күчерә торган бер бусага», дип әйтә биргән интервьюларының берсендә.

Изге җомга көнендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның «Ахирәт дәресләре»нән җәннәтле булуга илтә торган юллар турында бер вәгазен тәкъдим итәбез.

 

https://intertat.tatar/ 

видео: "Ахирәт дәресләре", 5 нче дәрес. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
https://www.youtube.com/

Бәйле