Татар дөньясы Илһам Шакиров белән ни әйтеп бәхилләште [күзәтү]

-- Гузель

//Татар тудей//

18 гыйнварда Казанда татар дөньясы мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров белән бәхилләште. Мәңгелеккә хушлашу мәрәсиме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.

Казан вакыты белән иртәнге 9да сәнгатькәрләр, артистлар, җырчының иҗатын үз итүчеләр Татар дәүләт опера һәм балет театрына агылды. Шул ук вакытта интернет челтәре фото-видеолар һәм саубуллашу сүзләре белән тулды. Игътибарыгызга шушы язмаларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Рифат Фаттахов: «Бүген – татар халкы өчен кара җомга көне: Илһам ага Шакировны җирләдек.
Авыр туфрагы җиңел булсын!»

 

Илдар Кыямов: «Илhамсыз да калган мизгелләрдә, җан сыкырый, әрни, өзгәләнә… Илhам абыйны озатсак та, татар моңын куммәскә иде. Бөек җырчының нуры, игезәге булып халкыбызны яшәтсен иде ул!»

 

Гүзәл Сибгатуллина: «Анын бит исеме генә ни тора! Илһам! Илһам абый!
Татар халкының Легендасы үзеннән соң бай мирас, кабатланмас җырларын калдырды! Мөслим Магомаев, Иосиф Кобзон, Илһам Шакиров! Болар алыштырысыз, үрнәк алырдай музыкантлар. Гөлчәчәк @hamadinurova_garaeva, исеңдәме,  1нче курста укыганда Илһам Шакировның юбилей концертын карар өчен актерлык осталыгы дәресеннән качкан идек? Балконда иң соңгы рәттә утырдык. Әлегә кадәр бу якты хис-кичерешләрне хәтерлим»

 

Рөстәм Исхаков: «Изге Җомга көннәрендә милләтебезнең бөек шәхесе Илһам абый Шакиров мәңгелеккә китте! Аллаһ рухын шат кылсын! Урыны җәннәтләрнең түрләрендә булсын! Исәннәрнең кадерен белик, Аллага шөкер әйтик, киткәннәрнең рухына теләк телик, дога кылыйк! «

https://www.instagram.com/p/BsxZ_Grn8t-/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Дилә Нигъматуллина: «Мин бит тере йолдыз сымак, Балкып янар өчен озак, 
Мәнгелеккә китеп барам!» Бәхил бул, Тыныч йокла Илһам абый!»

 

Люция Мусина: «Илhам абый рәхмәт сиңа! Урының җәннәттә булсын «

 

Илназ Бах: «Тыныч йокла Илhам абый! Урыннарыгыз җәнәттә булсын!»

 

 

фото: "БизнесОнлайн"
https://www.business-gazeta.ru/

Бәйле